Тәмәкедән котылуның бердәнбер чарасы - тартмау (ТАБИБЛАР ФИКЕРЕ)
Тәмәке төтене балаларга, үсмерләргә аеруча зарарлы. Андагы агулы матдаләр, яшь организмга нык тәэсир итеп, нерв һәм йөрәк-кан тамырлары системасы эшчәнлеген боза. Тәмәке тарткан үсмерләр тынычсыз булалар, юктан да кызып китәләр, начар йоклыйлар.
Тәмәке тарткан үсмер организмында матдәләр алмашы бозыла, азыктагы витаминнар, бигрәк тә "С" витамины начар үзләштерелә. Болар исә мускулларның хәлсезләнүенә, дикъкатьнең кимүенә китерә. Шунлыктан мондый үсмермерләрнең укуда өлгереше түбән була, алар буйга үсүдә яшьтәшләреннән калышалар, спорт ярышларында уңышка ирешә алмыйлар. Тәмәке төтене, сулыш юлларын агулап, үпкәләрнең эшчәнлеген чикли, нәтиҗәдә тән тукымаларына кислород аз керә. Еллар үткәч, бу хәл үзен бик нык сиздерә, озак вакытлар тәмәке тарткан кешеләрнең күбесе бронхит белән авырый башлый. Тәмәке тартучылар арасында үпкә рагы белән авыручылар 20-25 тапкыр ешрак очрый.
Тәмәке төтенендәге зарарлы матдәләрдән сумалалар, радиоактив элементларга гына тукталыйк. Янганда 100 грамм тәмәкедән 5-7 грамм дегет бүленеп чыга. Аның составында бензапирен, бензатрацен һәм башка кайбер канцероген сумалалар бар. Радиоактив элементлардан аеруча куркынычы - полоний-210. Ул, тәмәке төтене белән организмга кереп, бронхларда, үпкәдә һәм бөердә туплана. Болардан тыш, углерод окисе яки ис газы, синиль кислотасы, азотның ике окисе, аммиак кебек агулы матдәләр бүленеп чыга. Тәмәкече шулай итеп, һәр тарткан саен әнә шундый "коктейль" эчә.
Никотин - тәмәкенең төп тәэсир итү көче. Тәмәке яфракларында никотин гадәттә 1 дән 1,5% ка кадәр була, ләкин кайбер сортларда 6-8% ка җитә. 1грамм массалы сигарада бу матдә - 150 миллиграмм. Сигарет фильтрында тычканны үтерерлек микъдарда никотин җыелырга мөмкин. Чынлыкта никотин синиль кислотасы кебек үк агулы. Шуңа күрә тәмәке тартырга өйрәнмәгән кешедә күпләп тартылган сигарет каты агулануга, ә кайчакта үлемгә китерә.
Тәмәке тартучыларның төтенен суларга мәҗбүр булучыларны пассив тартучылар дип атыйлар. Шуңа күрә тәмәке тартучылар үзләренә генә түгел, әйләнә-тирәдәгеләрнең сәламәтлегенә дә зарар китерә. Дөньяда зарарсыз сигаретлар һәм папирослар юк. Алар китергән афәттән котылуның бердәнбер чарасы - тартмау.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев