Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Тәмәке тартучы янында тору да зыянлы

Район үзәк поликлиникасы отоларингологы Рамил Мостаев белән әңгәмәбез – тәмәке тартуның зыяны турында.

Рамил Искәндәрович, тәмәке тарту кеше сәламәтлегенә ни дәрәҗәдә тискәре йогынты ясый?

– Тәмәкенең организмга зур зыян салуы турында белмәгән кеше юктыр. Моны саннар да раслый: Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматларыннан күренгәнчә, дөньядагы үлем очракларының 90 проценты үпкәдә барлыкка килгән яман шеш авыруыннан; 25 проценты – хроник бронхиттан; 25 проценты – ишемик йөрәк авыруыннан. Ә сәбәпчесе, әлбәттә инде, тәмәке. Организм тәмәке төтенендәге никотинга бик тиз ияләшә. Никотин организмга эләгүгә, 15 секунттан соң, баш миенә барып җитә. Шуңа да кеше тәмәкегә бик тиз күнегә.

Зарарсыз сигаретлар һәм папирослар юк. Тәмәке төтенендә 500ләп химик матдә бар. Галимнәр аларның 30дан артыгының кеше организмы өчен аеруча зарарлы булуын исбатлаган. Зарарлы матдәләрнең беренчесе – никотин. Аның зарары турында бик күп сөйләнә. Бүген исә тәмәке тартканда барлыкка килүче сумалалар, радиоактив элементларга аерым тукталасы килә. Янганда 100 грамм тәмәкедән 5-7 грамм дегет бүленеп чыга. Аның составында бензапирен, бензантрацен һәм башка кайбер канцероген сумалалар бар. Радиоактив элементлардан аеруча куркынычы – полоний-210. Ул, тәмәке төтене белән организмга кереп, бронхларда, үпкәдә һәм бөерләрдә туплана. Болардан тыш, углерод окисе яки ис газы, синиль кислотасы, азотның ике окисе, аммиак кебек агулы матдәләр бүленеп чыга. Тәмәкече шулай итеп, һәр тарткан саен әнә шундый “коктейль” эчә. Тәмәке төтене сулыш юлларын агулап, үпкәләрнең эшчәнлеген чикли, нәтиҗәдә тән тукымаларына кислород аз керә. Бу еллар үткәч, үзен бик нык сиздерә: озак вакытлар тәмәке тарткан кешеләрнең күбесе бронхит белән авырый башлый. Тәмәке тартучылар арасында үпкә рагы белән авыручылар 20-25 тапкыр ешрак очрый.

– Тәмәкенең балаларга, үсмерләргә зыяны ни дәрәҗәдә?

– Тәмәкедәге агулы матдәләр яшь организмга аеруча нык тәэсир итә, нерв һәм йөрәк-кан тамырлары системасы эшчәнлеген боза. Тәмәке тарткан үсмерләр юктан да кызып китүчәнгә әйләнәләр, начар йоклыйлар, тынычсызланалар. Үсмер организмында матдәләр алмашы бозыла, азыктагы витаминнар, бигрәк тә “С” витамины начар үзләштерелә. Болар исә мускулларның хәлсезләнүенә, игътибарның кимүенә китерә. Шунлыктан тәмәке белән бик иртә дуслашкан үсмерләрнең укуда өлгереше түбән була, алар буйга үсүдә яшьтәшләреннән калышалар, спорт ярышларында уңышка ирешә алмыйлар.

– Тәмәке тартучы янында тору да зыянлы, диләр.

– Тәмәке тартучылар янында торып, тәмәке төтенен суларга мәҗбүр булучыларны пассив тартучы диләр. Галимнәр пассив тартуның бик тә зыянлы булуын исбатлаган. Алар фикеренчә, елга якынча 700 пассив тәмәке тартучы – эштә, ә 3 мең ярымы өйдә үлә. Галимнәр фикеренчә, тәмәке төтене сулау аркасында үпкә рагыннан, инсульттан һәм башка авырулардан үлүчеләр күп. Шуңа күрә тәмәке тартучылар үз сәламәтлекләренә генә түгел, әйләнә-тирәдәгеләр сәламәтлегенә дә зарар китерүләрен онытмасын иде.

– Рамил Искәндәрович, тәмәкене ташларга теләүчеләргә нинди киңәш бирер идегез?

– Бик күпләр, хәтта озак вакытлар тәмәке тарткан кешеләр дә аңлы рәвештә тәмәке тартуны ташларга кирәк дигән нәтиҗәгә киләләр. Беренче чиратта күңелеңдә тәмәкене ташлау теләге булырга тиеш. Югыйсә, дарулар да, көнбагыш ашау да, конфет суыру да файда бирмәячәк. Тартуны ташларга уйлаган кешегә, шундый ук теләге булган бер иптәш тапса, яхшырак. Бергә сөйләшеп, икегезгә бер максат куясыз һәм ул кеше, максатка ирешү юлында, сиңа таяныч була. Бер ташлап, бер башлап йөрү дә файдага түгел. Тәмәке аркасында җилгә очкан акчаны исәпләп карау да зыян итмәс. Әлеге акчаны сәламәтлегегезне ныгыту яки файдалы әйбер сатып алу өчен тоту күпкә отышлырак булуын аңларсыз.

Кеше тәмәкене ташлауның беренче көннәрендә үзен начар хис итә: башы әйләнә, ул тиз кызып китә, аңа нидер җитми, ул үзен чирле кеше кебек хис итә, көчле йөткерү башлана. Мондый хәлдә белгечкә күренү зыян итмәс.

ФОНГА

Тәмәкенең кеше организмына йогынтысы

• Сигаретларда булган никотин баш мие функциясен боза.

• Тирегә кан килү кимү нәтиҗәсендә ул нык җыерчыклана.

• Озак тартудан катаракта барлыкка килергә, кеше сукыраерга мөмкин.

• Тарту тел, авыз куышлыгы һәм тамак төбе яман шешен китереп чыгара.

• Тәндә кызгылт-соры тимгелләр барлыкка килә һәм ул кычыта башлый.

• Тарту югары артериаль кан басымына, кан тамырларының тараюына китерә һәм йөрәк тибешен ешайта.

Лилия Шәймиева.

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама