Тәүлек әйләнәсе эшлиләр
“Август-Мөслим” агрофирмасында һәр шартлы терлеккә уртача 45-50 центнер азык берәмлеге әзерләү максат итеп куелган.
“Август-Мөслим” агрофирмасында быел малларның баш санын күпкә ишәйтергә планлаштыралар. Бүгенге көндә 1600гә якын мөгезле эре терлек булып, көзгә алар янына 800ләп буаз тана кайтару көтелә. Агрофирмада малларны тукландыру ел әйләнәсе бер типтагы ашату технологиясенә нигезләнгән булуын исәпкә алсаң, терлек азыгын мулдан әзерләү кирәге яхшы аңлашыла.
Агрофирмада күпьеллык үлән мәйданнары 1059 гектар тәшкил итә. Бу язда, каплам культура буларак, 400 гектарда люцерна чәчкәннәр. 700 гектарда кукуруз үстерәләр. Аның 150 гектары – бөртек өчен. Силос өчен 100 гектар мәйданга сорго чәчкәннәр. Күпьеллык үләннең беренче катыннан 1000 тонна печән, 4660 тонна сенаж әзерләгәннәр. Бу атнада берьеллык үләннән сала башлаганнар сенажны. 700 гектар мәйдан биләүче үлән басуында техника хәрәкәтенә күз дә иярми.
– Беренче көнне 964 тонна масса кайтарылды базга. Берьеллык үләнне бер атнада алып бетерү максат итеп куелды. Шулай булгач, вакытка сыешырбыз, дип уйлыйм, – ди агрофирма агрономы Вилсур Фәтхетдинов.
Солы һәм борчак катнашмасын чәчкәндә тәэсир итүче матдәдә исәпләгәндә гектарына 42 кг исәбеннән карбамид керткән булганнар. Үләннең һәр гектарыннан 120 центнер яшел масса чыга бүген. Аны уруда Ринас Шәйгаянов белән Марат Димиев җитештерүчән эшли. Үлән 3 сәгать җилләгәннән соң, басуга покослау җайланмасы таккан “Джондир” тракторлары белән Сиринат Биктаһиров белән Илгизәр Хәлиуллин килеп керә. Алар артыннан “Ягуар-950” ваклагычын иярләүче механизаторлар Гөлүс Мадышин белән Илгиз Хаков, үләнне туратып, ташу агрегатларына төяп бара.
– Җитештерүчән эшләү өчен бөтен мөмкинлекләр дә бар. Кайнар ашны басуга алып килеп ашаталар, тракторларга заправканы басуда ясыйлар. Эшлисе дә эшлисе, – ди Илгизәр Хәлиуллин.
Мари Бүләр авылы янындагы басу белән Үрәзмәт бүлекчәсендә төзелүче сөтчелек комплексы арасы якын түгел. Шулай да яшел масса ташучы техника конвейерның эшенә өзеклек китерми. Прицеп таккан ике КамАЗ машинасы, 20шәр тонна масса сыйдырышлы “Флигель” арбалары таккан дүрт “Клаас Аксион” һәм ике МТЗ-1221 тракторы тыз да быз басу белән комплекс арасында йөреп кенә тора.
– Аллага шөкер, дөньядагы иң яхшы техникада эшлибез. Кояш астында кайнарлык 50 градуска җиткәндә трактор кабинасында җиләс һава, температураны үзебез көйлибез, – ди яшь кенә булса да, бик күп төрле техникада эшләргә өлгергән Алмаз Сәлахов.
Комлекста силос һәм сенаж траншеялары эшләнеп бетеп кенә килә әле. Алар әлегә алты исәпләнә. Базның берсен күпьеллык үләннән сенаж белән тутырганнар. Берьеллык үлән массасын икенче базга сала башлаганнар. Азык катнашмасы белән траншея тулыр дип көтелә. Ике баз – силоска, тагын берсе күпьеллык үләннең икенче катыннан салыначак сенажга исәпләнгән. Азыкның сыйфаты турында да кайгырталар. Яшел массаны берьюлы өч трактор таратып, таптатып тора.
Әлфинур Ногманова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев