Тәүлек эчендә Татарстанда коронавирус белән авыруның 63 очрагы теркәлгән
Республикада барлыгы коронавирус белән зарарлануның 3142 очрагы теркәлгән, пациентларның күбесе дәваланган.
Тәүлек эчендә 14 кеше хастаханәгә урнаштырылды, 49 кешедә авыруның җиңел яки симптомсыз формасы. Алар өйдә дәвалана. Иң күп чир йоктыручылар 30-50 яшьтәгеләр — 23 кеше, шулай ук 50-60 яшьтәгеләр — 14 кеше. Яңа зарарланучыларның географиясенә килгәндә Казанда - 42, Яр Чаллыда - 8, Тубән Камада -3, Әтнә, Тукай районнарында - 2, Арча, Буа, Алабуга, Яшел Үзән, Яңа Чишмә, Саба районнарында зарарлануның берешәр очрагы теркәлгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев