Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Үткәннәрне хәзергесе бизи

Районда тарихлары китап булып басылып чыккан авыллар шактый, ләкин күп түгел.

Адәм баласы, билгесез ераклыктагы гомер юлыннан алга барган саен, артка – үткән юлына ешрак әйләнеп карый. 
Чирәмдә тәгәрәп уйнаган гамьсез балачагын сагына, кабатланмас яшьлек елларын, әти-әнисенең үгет-нәсихәтләрен, туып үскән авылын, авылдашларын искә ала. Гомер көзләренә якынлашканда әби-бабалары, нәсел тамыры белән кызыксына, эзләнә, гаилә кыйммәтләрен барлый башлый. Кемдер нәсел агачын ясый, кемдер, әти-әнисе, әби-бабасының көнкүреш әйберләрен барлап, гаилә музее төзи, кемдер, туган авылының тарихын өйрәнеп, китап итеп чыгара.
Беренчеләрдән булып районыбыз тарихын, Мәскәү, Санкт-Петербург, Уфа, Казан шәһәрләрендәге Дәүләт архивындагы материалларга, район мәктәпләрендәге музейларга тупланган фактик материалларга нигезләнеп, 2003 елда Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Әхмәдулла Әхмәтгалиев язып нәшер итте. Китапны нәшер итүдә ул вакыттагы хакимият башлыгының социаль-мәдәни мәсьәләләр буенча урынбасары Рушат Солтанов та зур көч һәм тырышлык куя. Бу китапны Мөслим халкы бик яратып кабул итте, ул укытучыларның һәм туган як тарихы белән кызыксынучы һәр мөслимленең өстәл китабына әверелде. Бу вакыйгадан соң район халкы үз төбәгенең тарихы белән күбрәк кызыксына, район газетасы битләрендә җирлегебез тарихы турында язмалар ешрак күренә башлады. Районда сугышчан һәм хезмәт даны мемориаль комплексы төзелү, музейның яңа бинада эшли башлавы, авыл мәктәпләрендәге музейларның тулылана баруы, Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан Батырлар йорты ачылу яшь буында туган ягына, аның тарихына, халкына мәхәббәт һәм горурлык хисләре тәрбияләүдә зур роль уйный.
Әхмәдулла абыйдан соң туган як тарихы белән тирәннән кызыксынучы һәм өйрәнүче икенче бер шәхес – Татарстанның атказанган укытучысы, Мөслимнең мактаулы гражданины, шагыйрь, туграчы, музыкант, күп китаплар авторы Мөҗәһит Әхмәтҗанов. Ул туган авылы Түреш турында гына да төрле юнәлештәге һәм төрле форматтагы биш китап нәшер итте. Алардан тыш Дусай һәм Күбәк авылларының, Мөслим урта мәктәбенең, “Сүнмәс дәрт” ветераннар клубының тарихларын өйрәнеп, китап итеп чыгарды. Комсомолның 100 еллыгына багышланган “Мөслим – безнең йөрәкләрдә” исемле җыентыкны чыгару да аның көче белән башкарылды. Тынгысыз якташыбыз, Октябрь авылында туып үскән, “Татар энциклопедик сүзлеге”нә кертелгән гыйлем иясе, мөгаллим Мөхәммәтзариф Мөэминовның XX гасыр башында гарәп графикасында язылган повесть-хикәяләрен, истәлекләрен өйрәнеп, эшкәртеп, “Маҗара” исемле китап чыгарды.
Мөҗәһит Әхмәтҗановның күптән түгел басылып чыккан “Авылдашлар” китабы Түреш авылының 100 еллыгына багышланган. Китап бай эчтәлеге, камил эшләнеше, зәвыклы бизәлеше белән авторның туган авылына, авылдашларына, аның тарихына тирән хөрмәтен, табигатенә соклануын күрсәтә. Китапта авылның һәр гаиләсе, йорты, анда яшәгән өч буын вәкилләренең фоторәсемнәре, алар турында мәгълүматлар бирелгән, барысы да тарихи чыганак итеп сурәтләнгән. Китап белән танышуга үзеңне шул авыл кешесе итеп тоя башлыйсың, күз алдына авылның кабатланмас табигате, социаль-мәдәни хәле, халкының тырышлыгы, характер үзенчәлекләре, мәдәнияткә, белемгә, матурлыкка омтылышлары килеп баса. Мөҗәһит Заһит улына китапны нәшер итүдә, материалларны әзерләүдә идея һәм кереш сүз авторы, авылдашы, район ветераннар советы рәисе Илгиз Низамов, Фәнисә Мозаффарова, Әлфия Әюпова һәм башка авылдашлары ярдәм иткән. Авылдашларына тагын бер бик матур үрнәк күрсәткән Мөҗәһит Әхмәтҗанов туган йортында уллары белән бергәләп бай эчтәлекле, даими тулыланып торучы гаилә музее төзегән.
Соңгы елларда районыбызда туган авылының тарихына битараф булмаган, тарих чоңгылларында эзләнеп, табышларын бүгенге көн белән бәйләүче затлар, сирәк булса да, күренеп, танылып тора. Шуларның берсе – Вәрәшбаш авылыннан РСФСРның атказанган укытучысы Тәзкирә апа Низамиева. Гомерен балаларга белем һәм тәрбия бирүгә багышлаган Тәзкирә апа авылдашларын рухи яктан агартып кына калмый, аларның хәтерен дә яңарта. Авылының тарихын, халкының гореф-гадәтләрен, географик атамаларын өйрәнеп, алар турында брошюра тибындагы кызыклы, эчтәлекле 28 китап чыгарган шәхес ул. Фидакарь иганәче табылып, бәлки, якын киләчәктә Тәзкирә апаның да бөтен иҗатын эченә алган, туган авылына багышланган бай эчтәлекле, күләмле әсәре дөнья күрер.
Районда тарихлары аерым әсәр булып басылып чыккан авыллар шактый, ләкин алар күп түгел. Мәсәлән, Баек, Елгабаш, Дусай, Түреш, Күбәк, Тойгелде, Салавыз-Мухан, Бикмәч авылларының (китап чыгып та, исемнәре язылмаган авыллар булса, гафу үтенәм) тарихлары китап булып чыккан, дип беләм. Әмма 71 авыллы, чал тарихлы Мөслим районы өчен бу бик аз. Туган авылына, аның халкына, гореф-гадәтләренә, йолаларына битараф булмаган шәхесләр табылып, киләчәк буыннарга һәр авылның үзенчәлекле тарихи кыйммәтләрен түкми-чәчми тапшыра алсалар, авылдашларына зур бүләк ясарлар иде.
Галия Фәрхетдинова.
Мөслим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев