Төкермә коега!
Минем бу язмам белән кайбер кешеләр килешмәскә дә мөмкин. Бер бәләкәй генә авылда ятып, ни беләсең дә ни күрәсең, диючеләр дә булыр. Булса булыр!
Чып-чын татар районы булган Мөслимдә шундый вәхшилекләр эшләнүенә әрнеп язуым.
“Авыл утлары” газетасында әледән-әле район үзәгендә вандализм күренешләре турындагы язмалар очрап тора. Бу уңайдан актив хәбәрче Флера апа Дәүләтшинаның ачынып язган берничә язмасы чыкты. Журналист Лилия Шәймиева да бу темага берничә тапкыр тукталды. Газетабызның 71нче санында (25.09.2020) Л. Шәймиеваның “Тәрбияләргә соңламагыз!” дигән язмасын укыгач та, кулыма каләм алып, фикерләремне язарга җыенган идем дә вакыт җиткереп булмады. Менә, соң булса да уң булсын дип, язарга булдым әле.
Матурлыкка, төзеклеккә, чисталыкка эчләре пошкан кешеләр булыр икән! Без бу дәрәҗәгә бик соң ирештек шул. Мондый авыл, район үзәкләре Балтик буе республикаларында узган гасыр урталарында ук бар иде бит!
1983 елның март аенда ирем белән ике атналык сәяхәттә булып кайттык. Үз гомеремдә беренче һәм бердәнбер сәяхәт булгангамы, әле бүген дә шул вакытта алган тәэсирләрдән арынып булмый. Сәяхәтебез башкалабыз Казаннан башланып, Мәскәү-Ленинград, Минск, Балтик буе республикалары Латвия, Эстония, Литва да дәвам итеп, бик җылы хисләр генә калдырган иде. Төркемдә утыздан артык кеше иде. Балтик буе республикаларындагы тәртип, чисталык, матурлык, төзеклеккә шаклар катып йөрдек. Литвада безне Тракай шәһәренә алып бардылар. Тракайдан Вильнюска – 27 чакрым. Ул – күлләр белән әйләндереп алынган ярымутрауга урнашкан кечкенә шәһәр һәм район үзәге. Мәйданы – 11,52 квадрат километр, 2019 елгы исәп буенча 5400 кеше яши. Төп милләте – литвалылар (67%). Ел әйләнәсе туристлар агыла бу шәһәрчеккә. Чөнки ул бик чиста, матур, төзек һәм табигатьнең бик үзенчәлекле почмагына урнашкан. Ул күлләре (200 күл) һәм готика стилендәге утрау замогы белән данлыклы. Гальве күле уртасындагы Тракай замогында без дә булдык. Бу замокта тарихи музей бар. Шуның бер өлеше татарларга багышланган. Чөнки монда татарлар, ХIV гасырда Алтын Урдадан качып килеп, кенәз Витоавтка хезмәткә урнашып калганнар. Бүгенге көндә дә Тракайда 0,59% татар яши икән. Татарларны бик хөрмәт итәләр монда.
“Өч көн үткәч, исәнме, кодагый!” дигән кебек булса да, юкка искә төшермәдем әлеге сәяхәт мизгелләрен. Шунда йөргәндә:
– Болар ничек кесәләрендәге, кулларындагы чүпләрен җиргә ташламыйча чыдыйлар микән?! Их, бездә дә булсын иде шундый матурлык, чисталык! – дип кызыгып, ак көнләшү белән көнләшеп йөргән идем урамнарыннан.
Бер мин генә булмаганмын икән болай уйлаучы. Туристлар бергәләп җыелганда, барысы да шул фикердә булуларын белдерде. Март уртасында анда бер кар да калмаган иде инде. Әмма һәр җирдә идеаль чисталык хакимлек итә! Бездә исә язын кар астыннан вагонлап түгәрлек чүп чыга! Латвия, Эстониядә дә шундый ук тәртип, чисталык күреп сокланып йөрдек.
Менә хәзер Мөслимебез дә Европаның кечкенә шәһәрләрен хәтерләтә. Моны мин генә әйтмим. Көннән-көн матурлана, яңара Мөслим! Үзәк халкы да бик тырышып яши дип уйлыйм мин. Карагыз сез ул йортларны, ихаталарны! Халык берсеннән-берсе уздырып төзелеш алып бара. Йорт тирәләре агачка, чәчәккә күмелгән!
Үсеп утырган агачны төбе-тамыры белән йолкып ату, матурлык символы булган чәчәкне ботарлау кемгә кирәк икән?! Безнең буын балаларын әби-бабайлар: “Агачлар, чәчәкләр Аллаһы Тәгаләгә зекер (мактау) әйтеп утыралар, аларны тиктомалдан сындырырга, өзәргә ярамый”, – дип өйрәттеләр. Шул эшне өлкән яшьтәге кешеләр эшләвенә күңелнең ышанасы килми. Бу матурлыкны тудыруга кемнәрнеңдер зур хезмәте кергән бит. Кеше хезмәтен, авыр хезмәтне бәяли белергә дә кирәк һич югы. Җир казып, билен бөгеп матурлык тудыручыларның ни гаебе бар?!
Район үзәгендәге сугышчан һәм хезмәт даны мемориаль комплексындагы хәлләр турында ишеткәч, бөтенләй әрнедем. Һәйкәлләр – зиратлар кебек үк, изге урыннар бит алар! Ата-бабалар рухы рәнҗүеннән дә курыкмаучы затлар күбәйде. Хәерле булсын! Бу җинаятьне белеп, алдан әзерләнгәннәр кебек! Бәлки кемнеңдер кулы да уйнагандыр...
– Их, сез, балалар, ни эшләгәнегезне беләсезме, аңлыйсызмы?! – дип оран саласы килә! – Сугышның ни икәнен аңламыйсыздыр әлегә. Аның бер сәгате генә дә гасырга тиң, диләр бит сугыш күргән кешеләр. Үлгәннәрнең җаннарын рәнҗетмәгез, зинһар! Ил азатлыгы өчен сугышып һәлак булучылар – шәһитләр алар, изгеләр! Шуны аңлагыз! Ходайның каһәреннән куркыгыз!
“Мы из будущего” (2008 ел) фантастик фильмын карамаган яшьләр сирәктер, дип беләм. Карамаган булсагыз, интернет аша булса да карагыз әле! Бик гыйбрәтле фильм! Вакыт буенча сәяхәт турында ул. Хәзерге заманның кәттә егетләре – Борман, Череп, Чуха, Спирт кушаматлы “черный копатель”ләр бер күлне йөзеп чыгып, 1942 елга – Ленинград фронтына – авыр оборона сугышлары барган участокка килеп эләгәләр... Егетләр могҗиза белән XXI гасырга – үзләре яшәгән чорга әйләнеп кайталар, әмма зур сабак алып. Тормыш ул – бумеранг! Һәр яхшылык та, начарлык та үзеңә кайта. Төкермә коега – суын үзең эчәрсең, ди бит халкыбыз!
Мәңгелек ут янып тора мәйданда,
Тукта, иптәш, шуннан
узып барганда.
Сал башыңнан бүрегеңне, тынып кал.
Ут түгел бу – янып торган изге кан!
(Нәби Дәүли)
Гөлфия Мөхәмәтгәрәева. Тегермәнлек.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев