Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әтисе юлын сайлаган

"Минем өчен иң мөһиме – кешеләргә булыша алу”, – ди Айсылу.

Район поликлиникасының стоматология бүлегендә теш табибы булып эшләүче Айсылу Сафинаның тешләре ап-ак. Тешләрне ничек дәваларга, ничек карарга икәнен Айсылу кечкенәдән белә. Әтисе дә теш табибы аның. 
– Минем теш ямаганны, теш дәвалаганны карарга ярата иде кызым. Минем юлны сайлаячагына тамчы да шикләнмәдем. Бакчадан кайтып, өйдә курчаклар белән уйныйсы урынга, ул минем белән эшкә килә иде, – дип искә ала Айсылуның әтисе Нәфис абый.
Нәфис Сафин – тәҗрибәле теш табибы. Казан дәүләт медицина  университетында укыганда Нәфис Тойгелде кызы Гөлчәчәк белән кавыша. Гөлчәчәк апа Түбән Кама шәһәрендә акушерлык мәктәбен тәмамлый. Көтеп алган беренче сабыйлары Айсылу Казанда аваз сала. Балага өч яшь тулгач, Нәфис абый әтисенең: “Улым, син туган-үскән җиреңдә бик кирәк! Кайт! Туганнар бергә, бер йодрыкка тупланып яшәргә тиеш!” –дигән сүзләрен истә тотып, гаиләсе белән Мөслимгә юл тота. Баш табиб Ильяс Хәбибуллин яшь табиблар гаиләсен Михайловка хастаханәсенә эшкә билгели. 
– Стоматолог һөнәрен сайлавыма әтием сәбәп булды. Аның хезмәтен яратып башкаруын, авыруларның җиңеллек белән өйгә кайтып китүләрен күрү рәхәтлек бирә иде. 2010 елда мин Казан дәүләт медицина университетына укырга кердем. Әтием укыган белем йортында мин дә теш табибы һөнәренең нечкәлекләренә төшендем, – ди Айсылу.
Биш ел укыганнан соң, Айсылу бер ел интернатурада белем ала. 2016 елдан ул район хастаханәсенең стоматология бүлегендә теш табибы-терапевт буларак эшли башлый.
– Шәһәрдә мөмкинлекләр күп булса да, минем авылга кайтасы килде. Сүз дә юк, калада акчасы да күбрәк. Ләкин бөтен нәрсә дә акчага бәйләнмәгән. Минем өчен иң мөһиме – кешеләргә булыша алу. Укыган вакытта практиканы әтием кул астында, Михайловка стоматология кабинетында уздым. Әтием тәҗрибәле остазым да, киңәшчем дә булды. Тупланган тәҗрибәмнән чыгып, шуны әйтә алам: кешеләр тешләренә артык әһәмият бирмиләр, күп балаларда кариес күзәтелә. Пациентларда аңкау канау, тешкә таш утыру кебек авырулар еш очрый. Теш сызлауның ашказаны, йөрәк авыруларына китерүен онытмасын иде райондашларыбыз. Теш авырта башлау белән табибка күренү зарур, – ди Айсылу Сафина.
Заманча җиһазлар тешне дәвалау процессын шактый җиңеләйтте. Бүген кечкенә балалар да теш кабинетыннан елмаеп чыга.
– Ямьсез тешләр иң сөйкемле кешенең дә матурлыгын боза. Бүген теш дәвалау өчен бөтен мөмкинлекләр дә бар. Район үзәк хастаханәсенең стоматология кабинетына дәүләт хезмәтләре порталы аша язылырга була. Шәхси клиникларда түләүле нигездә хезмәт күрсәтелә. Шәһәрдәге кебек чат саен теш кабинетлары булмаса да, су буе чират юк, – ди теш табибы. 
Айсылу Сафина билгеләп үткәнчә, тешләр сәламәт булсын өчен дөрес туклану да мөһим. Нәселдәнлек дә үз ролен уйный. Теш табибына елга ике мәртәбә күренеп тору кирәклеген дә онытмагыз!
– Тешләрне агарта торган пасталар турында күп ишетергә туры килә. Ләкин һәркем үзенә ошаганын, бәясе ягыннан кулай булганын сайлап ала. Тешләрне дөрес итеп чистарту зарур: щетканы өстән аска таба йөртеп, тешләрне өч минут дәвамында әкренләп чистартырга кирәк. Теш щеткасын берничә ай саен алыштыру кирәк! Тешләрегез сәламәт булсын! – ди стоматолог Айсылу Сафина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев