Реклама
Яңалыклар
Тирәнтен диспансерлаштыруга кем хокуклы?
Яңа коронавирус инфекциясе (COVID-19) белән авырган гражданнар 2021нче елның 1 июленнән Татарстан Республикасы медицина оешмаларында ММИ полисы буенча бушлай тирәнтен диспансерлаштыру уза алалар.
Редакциягә “Cоvid-19” авыруыннан соң тирәнтен диспансерлаштыру үтүгә бәйле сораулар килә. Әлеге мәсьәләгә ачыклык кертү максатында без Татарстан Республикасы мәҗбүри медицина иминияте территориаль фондының Әлмәт шәһәрендәге филиалына мөрәҗәгать иттек.
Тирәнтен диспансерлаштыру узуның максаты нидән гыйбарәт?
Тирәнтен диспансерлаштыруның төп максаты – ковидтан соң булган өзлегүләрне, аларның үсеш куркынычын ачыклау һәм, тернәкләндерүне дә кертеп, кирәкле медицина ярдәмен үз вакытында күрсәтү.
Тирәнтен диспансерлаштыруны кем һәм нинди вакыт аралыгында уза ала?
Тирәнтен диспансерлаштыруны яңа коронавирус инфекциясе белән авырган 18 яшьлек һәм аннан да өлкәнрәк гражданнар уза ала. Тирәнтен диспансерлаштыруны үткәрү датасы сырхауханә тарафыннан билгеләнә. Аны савыкканнан соң ике ай узгач үтәргә була (иртәрәк түгел).
Яңа коронавирус инфекциясен йоктырган, ике яки аннан да күбрәк хроник авыруы булган гражданнар, шулай ук 60 яшьтән өлкәнрәкләр тирәнтен диспансерлаштыруны беренче чиратта узарга хокуклы.
Тирәнтен диспансерлаштыруны кайда узарга була?
Тирәнтен диспансерлаштыруны узу өчен граждан үзе беркетелгән сырхауханәгә мөрәҗәгать итәргә тиеш.
Тирәнтен диспансерлаштыру нәрсәне үз эченә ала һәм ул гадәти диспансерлаштырудан ничек аерыла?
Тирәнтен диспансерлаштыру ике этаптан тора. Беренче этапта:
- канның кислород (сатурация) белән туенуын үлчәү,
- 6 минутлык йөрешле тест (әлеге тест кандагы кислород күләме 95 процент һәм аннан да югары булганда һәм пациентта тын кысылу, шешенү билгеләре барлыкка килгәндә яки алар артканда уздырыла),
- спирометрия яки спирография уздыру (тышкы сулыш функциясен тикшерү),
- канның гомуми (клиник) киңәйтелгән анализы,
- канның биохимик анализы (холестерин, түбән тыгызлыктагы липопротеиннар, С-реактив аксым, АСТ, АЛТ, ЛДГ (бавыр күрсәткечләре), креатинин (бөер эшчәнлеге күрсәткече),
- яңа коронавирус инфекциясен уртача яки аннан да зуррак авырлыкта кичергән гражданнар өчен кандагы Д-димер микъдарын билгеләү,
- күкрәк читлеге органнарының рентгенографиясен үткәрү (әгәр ел дәвамында башкарылмаган булса),
- табиб-терапевт (участок терапевты, гомуми практика табибы) тарафыннан кабул итү (карау) каралган.
Йогышлы булмаган хроник авыруларның таралу һәм арту куркынычы күзәтелгәндә, шулай ук диагнозны ачыклау максатыннан, табиб-белгечләр тарафыннан өстәмә тикшерүләр уздыру өчен граждан икенче этапка җибәрелә.
Диспансерлаштыруның икенче этабы түбәндәгеләрдән тора:
- эхокардиография (тыныч халәттә сатурация 94 процент һәм аннан да түбән булганда, шулай ук 6 минутлык йөрешле тест нәтиҗәләре буенча),
- үпкәләрне компьютер томографиясенә төшерү (тыныч халәттә сатурация 94 процент һәм аннан да түбән булганда, шулай ук 6 минутлык йөрешле тест нәтиҗәләре буенча),
- аяктагы кан тамырларын дуплекс сканерлау (кандагы Д-димер күләмен билгеләүче күрсәткечләр начар булганда).
Әлеге тикшеренүләр беренче этапта анализларында үзгәрешләр булганда гына уздырыла.
Мәсәлән, пациент 6 минутлык йөрешле тестны авырлык белән узса, организмның кислород белән тәэмин ителеше тиешле дәрәҗәдә булмаса, үпкәгә зыян салынган (фиброз) яки йөрәк авыруы (миокардит һ.б.) барлыкка килгән, дигән сүз. Вирус китереп чыгарган өстәмә авыруларны тәгаенләү өчен үпкәләрне компьютер томографиясенә төшерү һәм эхокардиоскопиядән торган җентекле тикшерү узарга кирәк.
Гражданин быел диспансерлаштыру узган булса, тирәнтен диспансерлаштыруга бара аламы?
Тирәнтен диспансерлаштыру коронавирус инфекциясен кичергән һәркем өчен мәҗбүри. Гражданның тирәнтен диспансерлаштырудагы тикшерүнең өстәмә ысулларын үтәргә тулы хокукы бар.
Гражданнар тирәнтен диспансерлаштыру узу урыны һәм вакыты турында ничек белә ала?
Гамәлдәге кануннар буенча иминият оешмалары иминиятләштерелгән гражданнарның хокуклары турында медицина ярдәме күрсәтүнең бөтен этапларында һәм профилактик чаралар хакында да мәгълүмат бирергә тиеш. Исегезгә төшерәбез: республика территориясендә өч иминият оешмасы эшли: җаваплылыгы чикләнгән «АК БАРС-Мед» иминият компаниясе» җәмгыяте, җаваплылыгы чикләнгән «Спасение» медицина иминияте җәмгыяте» җәмгыяте, җаваплылыгы чикләнгән «Чулпан-Мед» медицина иминияте оешмасы» җәмгыяте.
Ай саен сырхауханәләр тарафыннан коронавирус инфекциясе белән авырган һәм тирәнтен диспансерлаштыру узарга тиешле гражданнар исемлекләре төзелә. Әлеге исемлекләр нигезендә мәҗбүри медицина иминияте полисына ия гражданнарга почта, телефон, электрон почта аша смс- хәбәрләр җибәрелә. Шалтыратып та чакыртырга мөмкиннәр.
Ковид инфекциясен кичергән барлык гражданнарны да тирәнтен диспансерлаштыру узарга өндибез.
Әгәр бу хакта хәбәр килеп ирешмәсә яки сырхауханәдә диспансерлаштыру уздырудан баш тартсалар, шулай ук тикшерүләрнең барысын да билгеләмәүләре ачыкланса, полиста күрсәтелгән номер буенча кайнар линиягә яки ММИ территориаль фондына (контакт- үзәкнең телефон номеры – 8 800 200 51 51) шалтыратырга кирәк. Медицина оешмасының җитәкчесенә яки аның урынбасарына язылу һәм бару мөмкинлеге каралган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев