Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
Яңалыклар

Тимер атлар татлы йокыдамы?

Басу-кырларда эшләр тәмамланды. Бу чорда хуҗалыклар техниканы кышкы саклауга куярга әзерли.

Уңган механизаторлар ел дәвамында тынгысыз хезмәттә. Игенченең киеренке эше иртә яздан башлана. Кыр эшләре тәмамлану белән ул техникасын карый-төзәтә, алдагы чорга әзерлек эшләре башкара.
Агрофирмалар, крестьян-фермер хуҗалыклары бүген машина-трактор паркларында тәртип урнаштыра. Бу аңлашыла да! Язын басуларга кереп китәсе техника чыгымламасын дисәң, аларның торышын бүген үк кайгырту зарур. Район агрофирмаларында һәм хуҗалыкларында барлыгы 286 трактор, 102 данә ашлык суктыру комбайны, 5 данә терлек азыгы әзерләү комбайны, 89 данә классик чәчкеч, 33 данә чәчү комплексы, 66 данә классик культиватор, 1166 данә тешле тырма исәпләнә.
– Басуга чыгачак агрегатларны график нигезендә төзекләндерү эшләре һәр елны оешканлык белән башкарыла.  Шунысы куанычлы, хуҗалыкларда күпчелек техника яңа, сыйфатлы һәм заманча. Шулай булгач, ремонт эшләре артык зур һәм чыгымлы түгел. Соңгы елларда “Август-Мөслим”, “Туган як” һәм “Намус” агрофирмаларында техника паркы яңартылды. Бүгенге көндә “Исламов”, “Әюпов”, “Нуретдинов” һәм “Авзалов” хуҗалыклары техника ремонтына ныклап кереште, – ди район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең җитештерү-маркетинг бүлеге җитәкчесе Гүзәл Мортазин.
Алдагы атна башында ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Рафаэль Фәттахов җитәкчелегендәге республика комиссиясе хуҗалыкларның машина-трактор паркларына чыгачак. Техниканың саклауга куелышы, ремонт барышы буенча методик ярдәм йөзеннән оештырылучы мондый төр тикшерүләр ел да үткәрелә.
– Басу-кырлардан кайткан тимер атларны – трактор һәм комбайннар, чәчкечләр, тагылма агрегатларны чистартып, ГОСТ таләпләренә туры китереп кышка әзерләү, саклауга кую электән үк килә.  Комиссия эшендә республиканың дәүләт техник күзәтү идарәсе вәкилләре, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре, агрофирма һәм хуҗалыкларның инженер-мастерлары катнаша. Бүген хуҗалыклардагы машина-трактор паркларында ашлык суктыру һәм терлек азыгы әзерләү комбайннарының кыйммәтле узеллары, механизмнары һәм ременьнәре алынган, агрегатлар полиэтилен белән капланган һәм тәгәрмәчләре агартылып куелган. Хуҗалыкларның күбесе заманча комбайннарны ангарларда һәм түбә астында саклый, – ди район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ренат Вәлиев.
“Туган як” агрофирмасында тырма ремонты һәм классик чәчкечләр ремонты төгәлләнгән. “Август-Мөслим” агрофирмасы басу мәйданнарындагы карт агачларны кисү, тамырларын алып, бу җирләрне эшкәртеп, чәчүлек ясау белән дә мәшгуль. “Үрәзмәт” товар-сөтчелек комплексыннан чыккан тиресне, ике өлешкә аерып, сыек өлешен – бер басуга, куе, коры өлешен икенче басуга керткәннәр. Болай эшләү туфракның уңдырышлылыгын арттыра ди, белгечләр.

Лилия Шәймиева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама