Безгә язалар. Әтиле-уллы осталар
Авырмасаң, хастаханә ягына борылып та карамыйсың. Ә сырха¬улап китсәң, барырга мәҗбүрсең.
Тешем сыкрап торгач, Мөслим хастаханәсенең стоматология бүлегенә барырга туры килде. Теш табибы Тимур Хантимеров янына кереп, уколлар кадатып, сызлаган тешемне алдырдым. Элек тә аңа кереп бер тешемне алдырган идем. Әтисе юлын сайлаган егет, молодец! Алдагы елларда әтисе Рәшит Хантимеровка да берничә тапкыр мөрәҗәгать иткәнем, аңа теш алдыртканым булды. Рәшит Талыйпович хәзер теш кую, протезлау эшләре белән мәшгуль. Ишетеп белүемчә, бу өлкәдә дә үз эшенең остасы ул. Ул теш куйган кешеләрдән бернинди дә зар ишеткәнем булмады. Аталы-уллы Хантимеровларга, аларның кул астында эшләүче ягымлы туташларга рәхмәт әйтәсе килә. Алар – җиңел куллы кешеләр. Алар мактауга лаек! Эшләрендә уңышлар телим.
Зарип Гарифуллин.
Тат.Шуран.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев