«ТехноФест-2022» конкурсы
Конкурста Мәктәптән тыш эшләр үзәгенең берләшмәләрендә шөгыльләнүче балалар катнашты.
Түбән Кама муниципаль районының «Ильдус Харис улы Садыйков исемендәге балалар һәм яшьләр иҗаты сарае» базасында республикакүләм «ТехноФест-2022» фәнни-техник иҗат һәм заманча технологияләр конкурсы үткәрелде. Бәйгедә республиканың 75 белем бирү оешмасыннан барлыгы 226 укучы катнашты.
Бу конкурста мәктәптән тыш эшләр үзәгенең «Мобильләштерелгән робототехника», «Полиграфия дизайны» һәм «Инженер конструкторлаштыру» берләшмәсендә шөгыльләнүче балалар катнашты.
Бәйге нәтиҗәләре буенча Илья Лошкарев "Робототехника" номинациясендә I нче,Самат Гизтдинов "Компьютер графикасы" номинациясендә II нче, Данир Миргалимов III нче, Айзат Сәхипгәрәев "Робототехника" номинациясендә III нче урынны яуладылар.
Жиңүчеләрне өстәмә белем бирү педагоглары Аяз Бәдртдинов, Лилия Бәдртдинова, Айзирә Сабирова әзерләделәр
Фото - мәктәптән тыш эшләр үзәге архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев