Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Терлекчелектә яңа алым

"Туган як” агрофирмасының терлекчелек комплексы зур мәйданны били. Биредә бозаулар, савым һәм буаз сыерлар, тудыру бүлеге һәм азык әзерләү цехы урнашкан. Агрофирмада бүген яңа технологияләр нигезендә эшлиләр.

“Туган як”та 1036 баш мөгезле эре терлек исәпләнә. Аларның 400е – савым сыерлар. Комплекста 30 кеше хезмәт куя. Тармакта эшне нәтиҗәле оештыру максатында Киров өлкәсеннән белгечләр чакырганнар. 
– Урынбасарым Светлана Грачева – күп еллар терлекчелек тармагында эшләгән югары белемле белгеч, – ди агрофирма директоры Рәдиф Габидинов. – Терлекчелектә эш “аксый” башлагач, белгеч чакыртырга булдык. Светлана белән бергә ясалма орлыкландыру технигы, мал табибы – барлыгы биш кеше килде. Барысы да безнең комплекста эшлиләр. Бозаулар тәрбияләү, сыерларны ясалма орлыкландыру, ашату буенча яңа таләпләр эшләнде. 
Бозаулар 
салкында үсә 
Яңа туган бозауларны сәламәт үстерү һәм яхшы үсеш алу максатында Светлана Грачева тәкъдиме белән яңа торак төзелгән. Аны төзү чыгымнарын инвестор – “Чаллы икмәге” җәмгыяте күтәргән. Агрофирма җитәкчелеге, һәр яңалыкны кабул итеп, аны тормышка ашыруда ярдәм иткән өчен инвесторга рәхмәтле. Яңа торакта бозаулар салкын ысул белән үстерелә. 
– Тудыру бүлегеннән чыккан бозаулар, ике ай аерым өйчекләрдә үстерелгәннән соң, яңа торактагы читлекләрдә яши, – ди Светлана Леонидовна. – Салкын ысул белән тәрбияләнүче бозаулар 1300-1500 граммга кадәр тәүлеклек үсеш бирә. Аларга көнгә өч тапкыр өчәр литр сөт бирелә, сөтне “такси” белән генә эчертәләр (рәсемдә). Ике айга кадәрге бозауларга – “стартерный”, ике айдан дүрт айга кадәргеләренә “пристартерный” катнаш азык бирәбез. Бу төр азык бозауларның иммунитетын ныгыта, генетик үзенчәлекләрен формалаштыруга һәм үсәргә ярдәм итә. 
Торакта салкынча булса да, бозауларның чыныккан һәм сәламәт булулары күренеп тора. Чисталык та үз югарылыгында. Түбәгә урнаштырылган ике кондиционер җәйге челләдә дә торакта салкынча һава булдырырга ярдәм итә икән. Элеккеге бозау торакларындагы иснең, дымлылыкның эзе дә юк. Бозау караучылар ике сменада хезмәт куя. Беренче смена – иртәнге 6.00 сәгатьтән 13.00 сәгатькә кадәр, икенчесе төштән соң 18.00 сәгатькә кадәр эшли. Сменалап эшләү тәртибе дә С. Грачева тәкъдиме белән кертелгән. Бозау караучылар өчен уңайлыклар булдырылган, торак эчендә санузел, белгечләр өчен аерым бүлмәләр ясалган. 
Сөтчелектә – 
цех системасы 
“Туган як”та сөтчелек тармагы цех системасында эшли. Светлана Грачева һәм ясалма орлыкландыру технигы Надежда Наумова сыерларны бүлеп тәрбияләү ысулын керткән. Аерым торакта тәрбияләнүче сыерларны көнгә өч тапкыр савалар. Буаз сыерлар ташланганга кадәр аерым торакта асрала, алар көнгә ике тапкыр савыла. Ташланган сыерлар һәм тудыру бүлеге өчен тораклар – аерым. Эш ике сменада оештырылган. 
– Светлана Леонидовна килгәч, терлекчелектә зур үзгәрешләр булды. Квартал саен махсус комиссия чисталык буенча нәтиҗәләр чыгара. Бозаулар, эре маллар өчен аерым рационнар төзелә. Нәтиҗәдә бозауларның көнлек үсеше дә, сөт алу да яхшырды. Һәр сыердан уртача 18-18,5 литр сөт савып алабыз. Көнлек тулай продукция 6 мең тоннадан артып китте, – ди ферма мөдире Венера Закирова. 
Азык әзерләү цехында өр-яңа миксер-смеситель урнаштырганнар. Цех җитәкчесе Леонид Грачев, рационга нигезләнеп, кукуруз, арпа, көнбагыш түбе, рапс, бодай, борчак, солы һәм башкаларны кушып, катнаш азык әзерли. 
– Азыкны көндәлек җитәрлек кенә әзерлибез. Артыгын әзерләгәндә аңа күсе-тычкан ияләшә. Азык трактор белән ризык тарату казаны ярдәмендә таратыла. 
Тармактагы уңай үзгәрешләргә үрчем юнәлешендә эшнең яхшы оештырылуы да тәэсир итә, ди белгечләр. 
– Авырлыгы 3,5-3,6 центнерга җиткән таналарны каплатуга куябыз. Ай саен 70тән артык тана каплатыла. Савым сыерлары көтүе бозаулаган таналар хисабына даими яңартыла, – ди Надежда Наумова. 
Нәсел эше буенча ярдәмче Венера Нуриева айга ике тапкыр контроль савым үткәрү һәм башка исәп-хисап эшләрен алып бара. “Бердәм, тупланган коллектив булып эшләү нәтиҗәсендә күрсәткечләребез дә яхшыра”, – ди ул. 
Фәридә Гайнетдинова
Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев