Терлек азыгы әзерләү кампаниясе атна-ун көннән башланыр дип көтелә
Районда терлек азыгы әзерләү кампаниясенә әзерлекне бәяләү буенча комиссия эшләде. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләреннән торган комиссия эшенә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының агросәнәгать комплексын инженер-тәэмин итү бүлеге җитәкчесе Ришат Булатов рәислек итте.
“Туган як” агрофирмасында, “Исламов” крестьян-фермер хуҗалыгы һәм берничә вак фермер хуҗалыгында булганнан соң, белгечләр “Август-Мөслим” агрофирмасының Мөслимдәге базасына килделәр. Күренеп тора: агрофирманың терлек азыгы әзерләүдә катнашачак техникасы энәдән-җептән төшкән кебек, ике сезон эшләгән димәссең дә. Өстәвенә яңалары да кайтачак икән.
– Быел иске “Ягуар” комбайннары чыкмаячак. “Клаас” компаниясендә эшләнгән өр-яңа “Ягуар-950” комбайны кайтачак. Тагылма чапкыч агрегатлары да җитәрлек. Дүрт берәмлек “Ролланд” пресс-подборщигы эшләячәк. Шушы көннәрдә печәнне шакмаклап төрүгә көйләнгән “Квадрант” пресс-подборщигы кайтты. Масса ташуда, базларны таптатуда эшләячәк агрегатлар да әзерлек сызыгына куелды, – ди агрофирманың баш инженеры Ринал Фазлыев.
Агрегатлар механизаторлар белән комплектовать ителгән, хезмәткә түләү расценкалары эшләнгән.
– Базларны тутыру срогының саклануына, смена нормасын үтәүгә карап, механизаторлар көнгә 2-2,5 мең сум һәм аннан да күбрәк акча эшли алачак, – ди экономист Айзат Шәгалиев.
Агрофирмада кышлатудан калган азык запасы тагын ярты елга җитәрлек. Шуңа да карамастан, сезонга ныклы әзерлек белән киләләр. Бу аңлашыла да, чөнки Үрәзмәт авылында төзелүче роботлаштырылган терлекчелек комплексына бу көздә үк 800 буаз тана кайтару көтелә. (Бүгенге көндә агрофирмада 1600 мөгезле эре терлек исәпләнә). Малларның баш саны ишәю әзерләнәчәк азыкның күләмен арттыруны таләп итәчәк. Агроном Вилсур Фәтхетдинов сүзләренә караганда, азык культуралары мәйданнары җитәрлек. Бер мең гектардан артык мәйданда күпьеллык үләннәре бар. Силос өчен һәм чәкән өчен кукуруз 800 гектарда чәчелә. Сенажга дигән берьеллык үлән өчен 510 гектар мәйдан бүленгән. Августлылар быел силос өчен сорга культурасын чәчәргә планлаштыралар. Шул рәвешле һәр шартлы терлеккә 40-45 центнер күләмендә азык берәмлеге әзерләү максат итеп куелган. Бу – ел ярымлык азык, дигән сүз.
Комиссия членнары сезонда катнашачак агрегатларны җентекләп тикшерде, ургычларны эшләтеп карады.
– Авыл хуҗалыгы министрлыгы куйган таләп буенча терлек азыгы әзерләү техникасы 1 майга әзерлек сызыгына куелырга тиеш иде. Район бу җаваплы кампаниягә нигездә әзер. Хуҗалыклар техниканы яңартуга йөз белән борылган. Аларда эшләүче механизаторларны укыту-өйрәтү дә оештырылган. Терлек азыгын, технологик срокларны саклап, мул һәм сыйфатлы итеп әзерләү өчен булган мөмкинлекләрдән файдалану гына кирәк, – диде Ришат Булатов.
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ренат Вәлиев сүзләренә караганда, бер еллык азык запасы бар.
– Быел 3 мең тонна печән, 16шар мең тонна сенаж һәм силос әзерләү бурычы куелды. Район хуҗалыкларындагы 4500 баш шартлы терлеккә 30ар центнер азык берәмлеге әзерләү бурычы тора. 1 июньнән дә соңга калмыйча, күпьеллык үлән басуларына чыгу күздә тотыла. Бүген инде “Туган як” агрофирмасында малларга үлән урып ашата башладылар, – диде Ренат Вәлиев.
Комиссия “Туган як” агрофирмасында терлек азыгы әзерләү техникасының сезонга әзерлеген үрнәк дип бәяләде. “Август-Мөслим” агрофирмасы – икенче, “Исламов” крестьян-фермер хуҗалыгы өченче урынга лаек булды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев