Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Телне саклау – уртак бурыч

ТР Министрлар кабинетында ТР дәүләт телләре һәм башка телләр турындагы ТР законын гамәлгә ашыру буенча республика комиссиясенең чираттагы утырышы узды. Муниципаль берәмлекләр әлеге утырышта видеорежим форматында катнаштылар.

Мөслим муниципаль районы әлеге канунның үтәлеше буенча яхшы эшләүчеләр рәтендә санала. Шөкер, соңгы елларда җирлегебездә исемнәре ике телдә язылган урам, оешма-предприятие, социаль әһәмияткә ия биналарның, сәүдә нокталарының саны шактый артты. Үзебезчә, татарча исем кушылган кибет һәм башка учреждениеләр яныннан узганда күңелгә бер рәхәт җылылык йөгерә. Чөнки әле кайчан гына күпчелекне татарлар тәшкил иткән Мөслимдә татарча язылышлы элмә такталарны күрү сирәк күренеш иде. 
ТР Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васыйл Шәйхразиев бүген инде юл буенда урнашкан елгаларның исемнәрен дә русча һәм татарча дөрес итеп язу кирәклегенә басым ясады. Бүген район үзәгендә һәм авыл җирлекләрендә урамнарның татарча һәм русча исемнәре язып урнаштырылды. Тик шулай да эшләнеп бетмәгән урыннар да бар әле. Мәсәлән, олы юл буена урнашкан Метрәй авыл җирлеге биләмәсенә кергәндә элмә такта булмау борчый күңелне. Бәлки әлеге тактаны яңарту максатында алган булганнардыр. Инде аңа да байтак гомер узды. Әмма бүгенге көнгә кадәр җирлек исемен, бик тырышып эзләсәң дә, табып булмый. Март аенда җирлегебезгә бик күп кунаклар килүе көтелә җитмәсә. Бәлки, аңа кадәр бу җирлекнең дә исеме язып куелыр, дигән өмет бар. 
Бүген һәр өлкәдә кабул ителүче хокукый-норматив актлар да ике дәүләт телендә алып барыла. Бу юнәлештә дә Мөслим районы уңай яктан телгә алынды. Гражданнар кайда гына мөрәҗәгать итсә дә, үзе мөрәҗәгать иткән телдә җавап алырга хокуклы. 
Ана телен сайлап алып булмый, ул буыннан-буынга тапшырыла. “Татарстан” журналына биргән әңгәмәсендә Васыйл Шәйхразиев ана теленә мәхәббәт, аны ярату гаиләдән башланырга тиеш, дип ассызыклый: 
– Без – әбиләр белән тәрбияләнгән буын. Балачак гел әби-бабайлар янәшәсендә үтте. Ә алар халык әкиятләрен дә, җырларын да беләләр, шуны безгә сөйлиләр. Шул рәвешле ана теленә мәхәббәт кечкенәдән сеңгән. Әгәр һәр татар гаиләсе: “Мин татар, әби-бабамның мирасын югалтырга хакым юк”, – дип уйласа, проблема булмас иде. Кайвакыт: “Татар телен белү нәрсә бирә?” – диләр. Ничек инде ана телен белү нәрсә бирә? Әниләрне сайлап алмыйлар, димәк, ана телен дә… Җитәкче буларак, тулы ышаныч белән әйтәм: ике телне белгән кешегә бездә күп ишекләр ачык. Татар телен яхшы белсәң, Татарстанның Президенты була аласың! Бик күп министрларыбыз, җитәкчеләребез татарча белә. Бүген яшьләр акыллы, карьера ясарга омтыла. Димәк, ике телне дә камил белмичә, зур үрләр яулап булмаячагын аңлый. 
Чыннан да, туган телеңне яратмыйча, башка телләргә игътибар да, ихтирам да була алмаячак. Туган телеңдә сөйләшә белмисең икән, димәк, башка телдә сөйләшү дә сиңа авыр биреләчәк. Бүгенге көндә республикабызда дәүләт телләренә карата аерым зур игътибар бирелү дә юкка түгел. Милләтләр арасындагы дуслык, татулык та телләр аша барлыкка килә. Юкка гына халкыбыз борынгыдан ук “Әдәп башы – тел!” димәгән. 
Фәридә Гайнетдинова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев