Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Телевизор экранында – “А” хәрефе. Бу нәрсә?

14 октябрьдә аналог телевидениесе эшләүдән туктаячак. Телетапшыруларсыз калмас өчен, телевизорларыгызны цифрлы телетапшыруларны кабул итүгә көйләргә кирәк.

Әгәр экрандагы телеканал логотибы янында “А” хәрефе язылган булса, димәк, сез аналог телетапшыруларын карыйсыз яисә цифрлы телетапшыруларны кабул итүгә көйләнмәгән яңа телевизор кулланасыз. 
Бүгеннән үк телевизорларыгызның аналог телетапшыруларын өзүгә әзерлеген тикшерү сорала. Әгәр дә сез “Беренче канал”, “Россия 1”, “НТВ”, “5 канал” караганда бу каналларның логотиплары янында “А” хәрефен күрәсез икән, димәк, сезгә цифрлы телевидениегә күчәргә кирәк. 
• Әгәр цифрлы стандартны тотучы заманча телевизор булса, антеннасы дециметрлы булган очракта, менюда 20 каналны күрсәтүче автомат көйләүне кушарга гына кирәк. 
• Әгәр телевизорыгыз – яңа, ә антеннасы – иске, метрлы булса, аны дециметрлыга алыштыру сорала. 
• Әгәр телевизорыгыз иске үрнәктә булса, өстәмә цифрлы приставка кирәк булачак. 
Әгәр телеканал логотибы янында “А” хәрефе юк һәм телевизорыгызда 20 яисә аннан да күбрәк канал күрсәтә икән, димәк, сез инде бүген үк цифрлы телевидение карыйсыз яисә кабельле яки спутник телевидениесе операторы абоненты булып саналасыз. Бу очракта борчылырга кирәкми. 
Элегрәк Россиядә 64 регион аналог федераль каналларын трансляцияләүне туктаткан иде. 14 октябрьдә тагын 21 регион аналог каналларын туктатачак. 
Фәридә Гайнетдинова.

 

Фото-Pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев