Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Техниканың дөрес саклануы мөһим

Авыл хуҗалыгы техникасын кышкы саклауга кую торышы, машина-трактор паркларын, авыл хуҗалыгы машиналарын ремонтка әзерләү – төп мәсьәләләрнең берсе.

Мөслимдә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белгечләре, ТР дәүләт техника күзәтчелеге идарәсе инспекторлары, Казан аграр университеты мөгаллимнәре катнашында комиссия эшләде.
Механика һәм техник сервис институты директоры Сергей Яхин җитәкчелегендәге комиссия эшен 13 ноябрьдә “Туган як” агрофирмасыннан башлады. Агрофирма җитәкчесе Рәдиф Габидинов ремонт барышы һәм технологик җайланмаларны кышкы саклауга куюның торышы белән таныштырды. Комиссия  “Август-Мөслим” җәмгыятендә һәм “Агромастер” җитештерү компаниясендә дә булды.
– Хөкүмәтебез техниканы кышкы саклауга кую мәсьәләсенә аеруча җитди карый. Бүгенге чараның максаты – авыл хуҗалыгы техникасының сакланышын һәм аны сыйфатлы саклауга куюны тәэмин итү, 2021 елгы кыр эшләренә әзерләүне оештыру. Язгы чәчү, терлек азыгы әзерләү, урып-җыю эшләрендә катнашачак техниканы саклауга кую бик актуаль. Агрофирма һәм хуҗалыкларда кыр эшләре төгәлләнде. Бүген хуҗалыкларда техника ремонты бара,– ди район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ренат Вәлиев.
Тикшерү барышында ашлык җыю, азык җыю комбайннарының, азык хәзерләү техникасының, чәчү, туфрак эшкәртү агрегатларының торышы, алынган запас частьләрне һәм детальләрне саклау, ремонтны оештыру, шулай ук хезмәтне саклау һәм хезмәт өчен түләү шартлары бәяләнде.
Соңгы елларда күп кенә хуҗалыкларның техник базасы күзгә күренеп тулыланды. Басу-кырларда кыйммәтле, сыйфатлы техника эшли. 
– Сездә куәтле техника белән эшлиләр. Нәтиҗәле итеп эшләү өчен бөтен шартлар да, бөтен мөмкинлекләр дә бар. Җирлектә зур холдинглар булгач, заманча техниканың барысын да сездә күрдек. Быелдан башлап студентларны отряд белән сезнең җирлеккә җибәрү күздә тотыла. “Туган як” агрофирмасы, “Август-Мөслим” җәмгыяте, “Агромастер” җитештерү компаниясе белән килешү төзеп, элеккеге заманнардагы кебек, студентларны эшләтергә исәп. Дөнья күреп кайтсыннар. Теория – бер нәрсә, практика бөтенләй икенче, – ди Казан аграр университеты доценты Рамил Хафизов.
Комиссия әгъзалары авыл хуҗалыгы өлкәсендә кадрлар кытлыгы мәсьәләсен дә кузгатты. Яшьләрне авылга тарту өчен максатчан юлламалар, субсидияләр бирү, кызыксындыру чараларын күрү мәсьәләләре дә телгә алынды. Тикшерү нәтиҗәләре буенча хуҗалыкларның барысына да уңай бәя бирелде. 
Мехнизаторлар үзләре иярләгән техникага җаваплы карый. Техника белән сак эш иткәндә генә аның гомере озын була. Хуҗалыклар техниканы, басуда эшләр тәмамланып, ун көн үткәч, махсус мәйданчыкларга урнаштырды. Техниканы япма астында саклау яхшы, күпчелек хуҗалыклар шушы төр саклауга өстенлек бирә. Язгы кыр эшләрендә кулланылачак тырмаларны хуҗалыклар 2021нче елның 1 февраленә әзерлек сызыгына куярга бурычлы.

Лилия Шәймиева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев