Техникага сорау зурдан
“Агромастер” җитештерү компаниясе Россиянең төрле төбәкләренә җиде берәмлек техника җибәргән.
Казахстан Республикасына “Agrator-9800” киң колачлы чәчү комплексы озатылган. Бу агрегат туфрак эшкәртү һәм чәчүдә барлык эшләрне дә бер үтү эчендә башкарырга мөмкинлек бирә. “Agrator-4800” механик чәчү комплексын һәм пневматик “Agrator-5400” комплексын шулай ук Казахстанга алып киткәннәр. Бункер турыдан-туры чәчү комплексында урнаштырылган. Компания 12-18 метр киңлектәге “Tillermaster” культиваторларын Саратов, Ростов һәм Оренбург өлкәләренә озаткан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев