Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Техника язгы чәчүгә әзер

Махсус комиссия район авыл хуҗалыгы формированиеләренең язгы кыр эшләренә әзерлеген тикшерде.

Комиссия составын­да район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе, Россия авыл хуҗалыгы үзәге, дәүләт техник күзәтү идарәсе белгечләре эшләде. Комиссия, рай­он хуҗалыкларында бу­лып, авыл хуҗалыгы техникасының язгы кыр эшләренә әзерлегенә бәя бирде. Һәр хуҗалык сый­фатлы, корылыкка чыдам орлык, ташламалы бәядән ягулык-майлау матери­аллары белән җитәрлек күләмдә тәэмин ителгән.

Комиссия тикшерүне “На­мус” агрофирмасыннан баш­лады.

– Без язгы чәчүгә 100 про­цент әзер. Техниканың барысы да әзерлек сызыгына куелган. Ашлама җитәрлек күләмдә тупланды, орлык материалы бар. Механизаторлар техника­ны көйләп бетереп килә, – ди агрофирма җитәкчесе Эмиль Кәшәфетдинов.

– Ел саен шушы чорда язгы чәчүдә катнашачак үзйөрешле машиналарның һәм тагыл­ма коралларның төзеклеген тикшерәбез. Эш документ­ларны тикшерүдән башлан­са да, төп игътибар, әлбәттә, техниканың төзеклегенә юнәлтелә. Механизаторның трактор кабинасында ап­течкасы, янгын сүндерү җайланмасы, авария тук­талышы билгесе булыр­га тиеш. Тормоз системасы, руль идарәсендә тайпылыш­лар булырга тиеш түгел, – ди “Әлмәт” агрохимик хезмәт күрсәтү станциясе директо­ры, техниканың язгы чәчүгә әзерлеген тикшерү буенча ре­спублика комиссиясе рәисе Мөгътәсим Маметов.

“Әюпов” крестьян-фермер хуҗалыгында да эшләр оеш­кан төстә бара. Хуҗалыкта эшче көчләр дә җитәрлек. Бу – җитәкченең эшчеләрен кай­гыртуы, хезмәт хакын вакы­тында биреп, эш шартларын яхшыртуы нәтиҗәсе.

– Быел 1300 гектар мәйданда – арпа, бодай, 193 гектар мәйданда көзге бодай чәчәргә планлаштырабыз. Аш­лама кайтара башладык, ягу­лык-майлау материаллары белән дә проблемалар булмас, дип ышанам. “Агромастер” җитештерү компаниясеннән яңа культиватор һәм каток ал­дык. Тагылма агрегатларны үзебездәге җитештерүчедән алу кулай, – ди “Әюпов” хуҗалыгы җитәкчесе Рамил Әюпов.

– Хуҗалыкларда техника ремонты төгәлләнде, дияргә була. Тракторларның – 95 проценты, тагылма корал­лар – тырмалар, культива­торлар һәм чәчкечләр язгы кыр эшләренә тулысынча әзер. Чәчүлек орлыкны арты­гы белән әзерләдек. Орлык фондын яңарту максатыннан быел районга ике мең тонна­га якын элиталы орлык кай­тарылды. Әлегә орлыкны ка­либровкалау эше бара. Район­га һәр гектарга тәэсир итүче матдәдә исәпләгәндә 77 кило­грамм ашлама кайтты. Ашла­ма кайтару әле дә дәвам итә, – ди район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ренат Вәлиев.

Районыбыз хуҗалыклары язгы кыр эшләрен зур оеш­канлык белән каршы ала. һәр җирдә эш үз вакытында һәм сыйфатлы итеп башка­рыла. Эшче кадрларга кыт­лык юк. Комиссия район хуҗалыкларының язгы кыр эшләренә әзерлегенә уңай бәя бирде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев