Техник коралланыш арта
Район хуҗалыкларында машина-трактор паркын яңарту дәвам итә.
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, быел районның авыл хуҗалыгы формированиеләре 180 млн сумга техника сатып алды. Иң күп техника “Август-Мөслим” агрофирмасына кайтты. Дүрт берәмлек югары җитештерүчән “Класс-Аксион”, җиде берәмлек МТЗ тракторы һәм төрле маркадагы арбалар сатып алдылар. Язгы чәчү алдыннан гына “Намус” агрофирмасына 340 ат көчле Case IH Magnum (Кейс Магнум) тракторы кайтты.
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев