Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Авыл театрлары көч сынашты

Җирлегебездә ай дәвамында үзешчән театр коллективларының район конкурсы барды. Бәйгедән бер генә мәдәният учагы да читтә калмады. Үзешчәннәр, берсеннән-берсе матур спектакльләр күрсәттеләр. Алар арасында бәгырьләрне теләрдәй тетрәндергеч драмалар да, күзләрдән яшь чыкканчы көләрлек комедияләр дә бар иде. Бәйгенең йомгаклау турында дүрт коллектив чыгыш ясады.

Районда кырыкка якын үзешчән театр коллективы эшли. Зифа Басыйрова исемендәге район мәдәният йорты, Метрәй, Иске Вәрәш авылы театр коллективлары лаеклы рәвештә халык театры исемен йөртә. Иске Карамалы авылы мәдәният йорты каршында эшләүче "Замандаш" театры исә узган ел халык исеменә лаек булды. Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Миләүшә Гәрәева җитәкләгән коллектив тамашачыны һәрдаим матур спектакльләр белән куандыра. Төрле жанрда куелган сәхнә әсәрләре бик матур, тормышчан булулары белән аерылып тора. Алар бу юлы конкурска Рәдиф Сәгъдинең "Сынган беләзек" драмасын тәкъдим итте һәм уңышка да иреште.

- Башкача була да алмый торгандыр. Ник дисәң, Иске Карамалы авыл җирлеге башлыгы Илнур Кәримов үзе дә сәхнәдән төшми, ел саен үзенчәлекле һәм матур образлар тудыра. Гомумән, Илнур Нәгыймович бер генә мәдәни чарадан да читтә калмый. Җирлек үзешчәннәренең тәмам оешкан труппага әйләнүләрендә аның да роле зур, - ди район мәдәният йорты режиссеры Зөлфия Фәхретдинова.

Сал. Мухан авылы үзешчәннәре конкурста Яр Чаллыда яшәп иҗат итүче Айгөл Әхмәтгалиеваның "Ул бит кичә иде" мелодрамасы белән катнашты. Алар автор белән тыгыз элемтә булдырган. Ике ел инде конкурска аның әсәрләрен сайлыйлар һәм ялгышмыйлар. Айгөл ханымның, ерак араларны якын итеп, үзешчәннәрнең чыгышын карарга махсус килүе дә күп нәрсә турында сөйли. Димәк, театр коллективы тамашачыдан гына түгел, язучының үзеннән дә бәя ала. Аның фикер-тәкъдимнәрен киләчәк өчен кулланма итә. Салмуханлылар матур уеннары белән быел да авторның да, тамашачының да югары бәясен алды.

Үрәзмәт авылы үзешчәннәре дә Айгөл Әхмәтгалиева әсәренә мөрәҗәгать иткән. Алар авторның "Баш куям тезләреңә" драмасын сәхнәләштерде. Район тамашачысы каршына чыкканчы, спектакльне Әмәкәй, Тат. Бүләр, Иске Карамалы, Иске Вәрәш, Актаныш районының Айман авылларында һәм үзләрендә куйган алар. "Гастрольләр", бердән, үзешчәннәргә шактый "шомарырга" мөмкинлек бирсә, икенчедән, концерт-тамашаларга сусаган авыл халкына күңелле ял минутлары бүләк ителә. Район тамашачысы да аларның уенын алкышларга күмде.

- Үрәзмәтлеләр соңгы елларда концертлары белән танылсалар да, спектакль әзерләп, район үзәге тамашачысы алдында имтихан тотканнары юк иде. Тормышчан образлар тудырган, тамашачыларның көчле алкышына, яратуына лаек булган коллективның зур сәхнәгә ясаган беренче ныклы адымнарын хуплап, киләчәктә тагын да зуррак үрләр яулауларын телибез, - ди Татарстан халыклары ассамблеясенең Мөслим районындагы вәкиллеге җитәкчесе Рушат Солтанов.

Конкурста уңышлы чыгыш ясаучылар арасында Әмәкәй авылы үзешчәннәре дә бар иде. Алар Флорид Бүләковның "Әбиләргә ни җитми?" әсәрен тәкъдим итте. Сәнгать белгечләре әмәкәйлеләрнең профессионал артистлардан бер дә ким уйнамавын билгеләп үтте. Үзешчәннәр тамашачыны сәхнәдә барган вакыйгалар эченә алып кереп китә алды. Зал геройлар белән бергә көлде, алар белән бергә елады. Уенга иң зур бәя тамашачының аягүрә басып алкышлавы булгандыр.

Алкышлау дигәннән, башка еллардан аермалы буларак, тамашачының активлыгы күзгә ташланды быел. Кайбер концерт-спектакльләрдә ярымбуш залга уйнаган үзешчәннәр тамашачы белән тулы мәдәният йортында үзләрен аеруча иркен тотты кебек. Җанга үтеп керерлек, тетрәндерерлек репликалар һәм күренешләрне тамашачының көчле алкышларга күмүе артистларны тагын да канатландырды, үз-үзләренә ышанычын арттырды.

Бүген театр сәнгатендә дә сәхнә бизәүдә замана мөмкинлекләреннән файдаланырга омтылу күренә. Йөртү, урнаштыру өчен шактый авырлык тудырган декорация элементларыннан качу, миңа калса, шактый отышлы. Сәхнә түрендәге видеокүренеш вакыйганың кайда баруын бик тә ачык күрсәтә. Музыкаль бизәлештә дә креатив алымнар кулланганнар.

- Бигрәк тә рольләрнең дөрес бүленеше уңышка беренче адым. Бу юлы да үзешчәннәр үз образларны бөтен тулылыгы белән ачарга тырышты. Күренеп тора: күп хезмәт, зур тырышлык куелган. Көндәлек мәшәкатьләрен читкә куеп, гаиләләрен калдырып, кичләрен репетицияләргә йөрү - үзе үк зур батырлык. Киләчәктә дә театр коллективлары матур чыгышлары белән сөендерсен иде, - ди Зөлфия Фәхретдинова.

Әлфинур Ногманова. Фотолар - мәдәният бүлеге архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев