"Театральное Приволжье" фестивале балалар һәм яшьләр спектакльләренең видеоверсияләрен карарга чакыра
"Театральное Поволжье-2020" лауреатларының исемнәре 27 мартта Бөтендөнья театр көнендә 13.00 сәгатьтә (Мәскәү) театрның YouTube-каналында туры эфирда узачак фестивальне ябу тантанасында аталачак.
www.театральноеприволжье.рф сайтында тамашачылар Идел буе федераль округының 14 регионыннан 28 спектакль-җиңүче видеоверсиясен карый алачак. Һәр өлкәдән балалар һәм яшьләр спектакльләре арасында региональ этап җиңүчеләре җибәрелде. Татарстан Республикасыннан округ этабына "Микроскоп" спектакле белән "Дебют" театр студиясе һәм "Ерашок" сатира һәм юмор театры "Буталган әкият" белән чыкты.
Февраль ахырында эксперт жюри округ этабына йомгак ясады. Аның составына Татарстан Республикасы мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин, Татарстан Республикасы Театр әһелләре берлеге рәисе урынбасары Эльмира Фәтхуллина, Габдулла Кариев исемендәге яшь тамашачы театры директоры Луиза Янсуар, "Казан" журналы баш мөхәррире Альбина Әбсәләмова керде.
Коллегиаль тавыш бирү юлы белән Идел буе федераль округының балалар һәм яшьләр спектакльләре арасында 1 дән 13кә кадәр спектакльләрнең ике төбәк рейтингы формалаштырылды.
Барлык регионнардан рейтинглар нигезендә жюри тарафыннан йомгаклау тавыш бирү формалаштырыла,аның нәтиҗәсендә фестиваль җиңүчеләре билгеләнә.
"Театральное Поволжье-2020" лауреатларының исемнәре 27 мартта Бөтендөнья театр көнендә 13.00 сәгатьтә (Мәскәү) театрның YouTube-каналында туры эфирда узачак фестивальне ябу тантанасында аталачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев