Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Театр ул – тормыш! Театр ул – яшәеш!

Ел саен үткәрелүче театр фестивале быел шулай дип аталган иде. Иң уңышлы чыгыш ясаган коллективлар бәйгенең финал турына үтте.

Узган атнада фестивальнең бүләкләү тантанасы узды. Анда финалга үткән алты коллектив чыгыш ясады – һәркайсы үзләре сайлаган әсәрдән өзек тәкъдим итте.

Күпчелек театр коллективла­ры комедиягә өстенлек биргән. Үзешчәннәр юморны үтемле һәм җылы итеп җиткерә белделәр.

– Икенче ел рәттән Зөлфәт Хәким әсәрен сайлыйбыз. Быел “Тыкрыкта булды бу хәл” коме­диясен әзерләдек, – ди Салауз- Мухан мәдәният йорты дирек­торы Ильмира Әюпова. – Спек­такльне әзерләгәндә автор­лар белән киңәшәм. Рольләр җитмәгәндә, автор белән роль сайлап, үзгәрешләр керткән чаклар да була. Коллективта үзгәрешләр юк, үзешчәннәребез спектакльләрдә теләп катнаша.

Салауз-Мухан театры “кара тәнле” артистлары белән дә шак­катырды. Чит илдән кайткан кунаклар ролен Ислам Шәехов белән Айсу Алиева башкарды. “Әсәрне укыгач та яраттык. Безгә үзебез тудырган образлар ошый, – ди алар. – Без кечкенәдән үк сәхнәдә. Яратып уйныйбыз”.

Финалга үткән театрларның өчесе халык исемен йөртә. Метрәй халык театры Айгөл Әхмәтгалиеваның “Күз нур­ларым” драматик хикәясен сәхнәләштергән иде. Коллектив кыска гына эпизодлар белән әсәрнең эчтәлеген “сөйләп бир­де”.

– Әсәрдә бүгенге көн өчен бик актуаль проблемалар күтәрелә. Тормыш дулкынына ияреп, мәшәкатьләргә күмелеп, кай­чак яшәргә дә онытабыз. Спек­такль куйганда үзем өчен дә дәрес алдым, – ди Метрәй театры үзешчәне Рәзилә Хәбибуллина.

– Концертка караганда спек­такль кую күңеллерәк. “Өзелгән йөземнәр”не дә куйдык без, “Әни килде”не дә сәхнәләштердек. Чын күңелдән уйныйбыз. Чакырсыннар гына! Бүген “Агромастер”дан – эштән туры клубка килдем. Юындым, киен­дем дә сәхнәгә чыктым, – ди Яңа Усы авылы үзешчәне Владимир Кононов.

Артистларның күпчелеге та­ныш. Сәхнә йолдызлары булма­салар да, аларның һәркайсы үз өлкәсендә мәгьлүм шәхесләр. Үзешчәннәрнең кайсы – фель­дшер, кайсы – укытучы. Арада эшче һөнәрен сайлаган егет-кыз­лар да, мәктәп укучылары да бар. Авыл җирлекләре башлыклары­на да роль табылган.

– Безнең Тугаш артистлары шулкадәр оста! Арада 15-20 ел сәхнәдә уйнаучылар бар. Мин бе­ренче тапкыр сәхнәдә, шулай да башкалардан калышмаска ты­рышам, – ди Түбән Табын авыл җирлеге башлыгы Рөстәм Кы­яметдинов. – 20 яшьлек егетне уйныйм. Ролем холкыма туры килеп тора: шаян, акылы чама­лы егет образын тудырырга ты­рышам.

– Мин Түбән Табында яшим. Радик репетицияләргә көн саен килеп ала, китереп куя, – ди Түбән Табын фельдшеры Илгизә Габделхакова. – Оста артист шикелле, күрше авыл­га йөреп, спектакльдә катна­шуым өчен кыенсынам хәтта. Җитәкчеләребез Флера белән Радик Мәхүбрахмановларга, аларның кызы Венерага бик зур рәхмәт! Алар безне көйләп кенә йөртәләр.

Тугаш авылының “Яшь йөрәкләр” үзешчән театр кол­лективы Туфан Миңнуллинның “Йөрәк маем” әсәрен сәхнәләштергән. Спектакльне тугашлыларга гына түгел, Сар­ман районының Нөркәй авы­лында күрсәтергә өлгергәннәр. “Бик җылы кабул иттеләр”, – ди Тугаш мәдәният йортының те­атр түгәрәге җитәкчесе Флера Мәхүбрахманова.

Спектакльләр гади, халыкчан булулары белән җәлеп итә. Тама­шачылар сәхнәдәге уенны тын да алмый күзәттеләр. Артистларга кушылып җырлаучылар да, күз яшьләрен сөртүчеләр дә булды.

Финалга үткән театр коллективларының һәркайсы дипломга һәм ноутбук алу өчен сертификатка лаек бул­ды. Метрәй театрыннан Рәзилә Хәбибуллина һәм Тугаш теа­трыннан Фәүзәрия Бәдертдинова “Иң яхшы хатын-кыз роле” номинациясендә бүләкләнделәр. “Иң яхшы ир-ат роле”н башкару­чылар булып Иске Карамалыдан Илнур Кәримов һәм Яңа Усыдан Владимир Кононов билгеләнде. “Дебют” номинациясендә Метрәй театрыннан Илназ Мор­заханов бүләкләнде.

Сүз уңаеннан, Мөслим ха­лык театры да яңа спектакль әзерли. Быел театр Кәрим Тинчуринның “Зәңгәр шәл”ен сәхнәләштерә.

– “Зәңгәр шәл”не кую күптәнге хыялым иде. Ирек Фаязовичка: “Әйдәгез, “Зәңгәр шәл”не куябыз”, – дип тәкъдим иттем һәм ул риза булды, – ди район мәдәният йорты режис­серы Синара Яббарова. –Яшьләр арасында Мәйсәрә, Булат рольләрен башкарырдай көчле вокалистларыбыз бар. Мәдәният бүлегендә эшләүчеләр арасында артистлыгы бик көчле егетләр аз түгел.

Театр сөюче райондашла­рыбыз өчен бу зур бүләк була­чак. Мөслим халык театрына уңышлар телибез.

Римма Афзалова.

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев