Түбән Табын эшчән халкы белән данлыклы
Түбән Табын авыл җирлеген дүртенче ел Рөстәм Кыяметдинов җитәкли. Ул килгәч, җирлеккә яңа сулыш өргән кебек була.
Тугаш, Түбән Табын, Югары Табын, Тегермәнлек, Тамьян, Креп. Краснояр авылларын бер йодрыкка берләштерүче Түбән Табын авыл җирлегендә 900гә якын кеше яши. Җирлектә мәктәп, балалар бакчасы эшли, ике мәдәният йорты, авыл клубы, өч мәчет, өч кибет, почта бүлекчәсе халыкка хезмәт күрсәтә.
– Безнең җирлек халкы белән эшләве бик рәхәт! Алар һәр башлангычны хуплап ала. Эшсез ятучылар, ялкаулар безнең авыллар өчен хас сыйфат түгел. Авылда калучы яшьләр дә күп. Егет-кызларыбыз матур итеп яши белә. Кош-корт, мал-туар асрап гомер итүчеләр байтак. Авылларда зур эшләрне өмә белән башкаруны хуп күрәләр. Борынгыдан килгән матур гадәт буенча бездә каз өмәләре дә бик күңелле уза, – ди Түбән Табын авыл җирлеге башлыгы Рөстәм Кыяметдинов.
Җирлекнең төзек булуына үзара салым да уңай йогынты ясый, ди авыл халкы. Шулайдыр! Түбән Табын авыл җирлеге үзара салымны берничә ел рәттән беренчеләрдән булып тапшыра һәм финанс средстволарын дүрт мәртәбә арттырып кайтару мөмкинлеген куллана. Җирлектәге һәр авыл үзе җыйган сумманы үз авылы өчен тотарга теләк белдергән. Бу аңлашыла да. Һәркем үзе яшәгән авылның төзекләнүен, матурлануын тели. Кышын һәм җәен карап, чистартылып торган юллар, урамнарның яктыртылуы, капиталь ремонт үткән һәйкәлләр, машина кую урыннары булу, койма белән әйләндереп алынган, территориясе чистартылган мәңгелек йортлар, чиста авыл урамнары биредә тырыш халык яшәвенә ишарәли.
– Халык үзенең бүгенгесенә дә, киләчәгенә дә битараф түгел. Илнур Шиһапов, Яхъя Мөхәмәтдиновның крестьян-фермер хуҗалыклары игенчелек, терлекчелек һәм сәүдә белән шөгыльләнә. Әлеге хуҗалыклар шулай ук күп авылдашларыбызны эшле итте. Җир пайларын алып эшләүчеләр да аз түгел, – ди Рөстәм Кыяметдинов.
Түбән Табын авыл җирлеге халкы үзенчәлекле шул. Оста итеп чәк-чәк, торт пешерүчеләр, как коючылар да, экзотик кошлар тотучылар да бар. Югары Табын авылында Зәлифә Гыйзетдинованың ишегалдында яшәүче страусларын – тәвә кошларын күрергә килмәгән кеше калмагандыр!
– Эш яшендәге кешеләрнең күп булуы да авылларыбызның киләчәген билгели. Аларның күбесе “Туган як” агрофирмасында хезмәт куя. Район үзәгендә эшләүчеләр дә байтак. Лаеклы ялдагы өлкәннәр дә актив булулары белән аерылып тора. Бөтендөнья татар конгрессы тарафыннан оештырылган Бөтенроссия “Каз өмәсе” фестивалендә дә сынатмады якташларым. “Каз-үрдәк мамыгыннан ястык-мендәрләр тутыру һәм матур чигү белән тәэмин итү” номинациясендә Түбән Табыннан Саһира Абдуллинаның чигүле мендәрләренә икенче урын бирелде. Бу – җирлек өчен дә зур җиңү! – ди Рөстәм Кыяметдинов.
Түбән Табын авыл җирлеге спортта һәм сәнгать өлкәсендә дә сынатмый. Спартакиадада җиңү яулап, әлеге акчага Югары Табын мәктәбенә спорт инвентарьләре алганнар. Тугаш театры районкүләм театр фестиваленең финалына үтте. Һәр чарада актив катнашучы җирлек алга таба да матур яшәеше һәм зур җиңүләре белән аерылып торыр, дип ышанасы килә.
Лилия Шәймиева.
Фото – Түбән Табын авыл җирлеге архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев