Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Төбәк тарихына өстәмәләр

Восстание бастырылгач, Акай батырның Ык буендагы уңдырышлы җирләренә Кострома төбәгеннән русларны күчереп утырталар. Авыл исеме рәсми кәгазьләрдә Рус Шуганы булса да, халык телендә ул әле дә Акай күле дип атала.

Мин алдарак баш күтәрүчеләрнең җитәкчеләре легендага әверелә дип юкка гына язмадым. Буш сүз булмасын өчен “История башкирских родов” китабының 22нче томыннан өзек китерәм. “...Память о династии Кучумовичей… жила вплоть до XX века. Академик Иван Лепёхин, находившийся в 1770 году Бурзянской волости, слушал башкирского “Пеуна” (җырчы чичән), который пел славные дела пред-ков, которых батырами называют Алдара, Кучума, Карасакала, Кильмека, Акая и прочих…”.
Язучы Д. Мамин-Сибиряк та “Горная ночь” дигән очеркында Уралда күргән-ишеткәннәре турында менә ничек язган. “...Потом байгуш Надыр пел о Кучумовичах, о старом Сеите, об Алдарбае, Салавате… Он так увлекался пением и входил в экстаз. Закончилось это пением о каком-то молодом хане Кучумовиче, который скрывается в степи, но со временем соберет всех башкир в одно государство”. Димәк, Күчем, Алдар, Сәет, Салават батырларның образы милли азатлык хәрәкәтенең символы булып тугандаш башкорт халкының да хәтерендә сакланган. Салават исеме чыккач, мәгълүмат бирим әле. Яшь егет Юлай Күчем батыр белән 1704-1711 елгы восстание чо-рында ук танышкан, аннан соң да аралашканнар булса кирәк. Күчем батыр аңа уртанчы кызын кияүгә бирә. Бу никахтан, Пугачев явында дан казанып, тарихка кереп калачак Салават Юлаев туа.
1735-1740 елгы восстаниедә Акай батыр үзе генә түгел, аның улы Абдулла да катнаша. Шулай итеп, Тамьян авылының дүрт буыны: Теләкәй-Күчем-Акай-Абдулла дини һәм милли азатлык өчен көрәштә башларын сала. Мондый дүрт буын батыр көрәшчеләр чыккан төбәк бер җирдә дә, бер генә халыкта да юк! Минем бу язганнарым – диңгездән бер тамчы гына. Аларның батырлыгы турында калын-калын романнар язсаң да, аз булыр! Үткәнен белмәгәннең киләчәге юк, ди халык мәкале. Ә мин “үткәнен хөрмәт итмәгәннең” дип тә өстәр идем. Ә бер акыл иясе үтеңә кадалырлык итеп: “Тарихын оныткан халык – тере мәет, сарык көтүе ул!” – дип тә әйткән әле.
Батырларыбызны онытырга безнең хакыбыз юк! Мәшһүр шәхесләрнең исемнәрен мәңгеләштерү төрле җирдә төрлечә. Кайбер мәмләкәтләрдә, каберләрен бер җиргә туплап, пантеон төзиләр. Үзәк урамнарга, торак пунктларга, ял паркларына исемнәрен бирәләр. Ә мин үзебезнең Мөслимдә, югарыда телгә алынган батырларның исемнәрен уеп, кеше күп йөри торган урын – музей каршы-на стела куярга тәкъдим итәм! Бу, һичшиксез, яшь буында патриотик һәм милли горурлык хисләре тудырачак!
Яхшы әйбергә бик тиз хуҗа табылган кебек, мәшһүр шәхесләрне һәр төбәк үзенеке итмәкче була. Бөтен типтәр аймакларының старшинасы буларак, Теләкәй батырның җирләре Агыйдел буенда да, Сөн буенда да булган. Шуңа бәйле бүгенге көндә Теләкәй исемен йөрткән авыл Актаныш районында да, Илеш районында да бар. Без тизрәк чарасын күрмәсәк, алар безнең бу мәшһүр шәхесләребезне үзләренеке итеп куймагайлары!
P.S. Шундый гаярь кешеләр чыккан Тамьян авылы ни өчен шулай кечерәйгән дигәндә, восстание бастырылгач, җәзалау, эзәрлекләүдән качып, бик күпләр агым буйлап югарыга күчәргә мәҗбүр булганнар. Бүгенге көндә Оренбург өлкәсенең Әсәкәй районында да, Башкортостанның Туй-мазы районында да Тамьян исемен йөрткән авыллар бар. Сөйләшүләре дә безнеңчә.

Биш ел буе хөрлек даулап көрәшкән Солтан-Морат Дускәев тә, үзенең һәм Акай батырның гаиләсен, 300 кешегә җыелган нәсел-нәсәбен алып, казах да-ласына кача.

Фәтхулла Абдуллин, язучы.

Түбән Кама.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев