Төбәк тарихына өстәмәләр
Безнең халыкта элек-электән һәркем үзенең җиде буын бабасын белергә тиеш дигәннәр. Шөкер, мәкальгә тартым бу гыйбәрә бүгенге көндә дә яши. Бигрәк тә соңгы вакытта моңа игътибар бирелә. Күп кешеләр үзләренең шәҗәрәсен барларга, нәсел агачларын булдырырга тырыша. Кайбер төбәкләрдә хәтта район энциклопедиясен булдыру өчен эш башлаганнар. Моны хупларга гына кирәк. Рус туганнарыбыз да үзенең нәсел-нәсәбен белмәгән кешедән: “Иван, не помнящий своего родства” дип көлгәннәр.
Бу җәһәттән ут күршеләребез башкортлар аеруча тырышып эшлиләр. “История башкирских родов” дигән, һәрберсе 800-900 биттән торган 24 томлык фәнни хезмәт нәшер иткәннәр. Кызганычка каршы, китап авторлары, бу үтә дә җитди академик басмада кайбер мәсьәләләрдә бер якка авышып, “салулап” та киткәннәр (мин үзем танышкан 22нче томы турында әйтәм). Казан татарларын башта болгарлар дип түгел, чувашлар дип йөрткәннәр икән. (Ибн-Фадлан язмаларында Болгар дәүләтендә болгар, эсегел, баранҗәр, сувар (суас) кабиләләре яшәве, ислам динен кабул итмәгән суас (чуаш) кабиләсенең Иделнең уң ягына чыгып китүләре турында әйтелгән).
Җирле булу өчен генә башкорт катламына (сословиесенә) язылган татарлар да башкорт. Ә аларның теле башкорт теленең көнбатыш диалекты гына икән! (Күренекле башкорт галиме Җәлил Киекбаев: “Башкорт теленең көнбатыш диалекты дигәнебез ул – татар теле” дип яза). Китап авторлары ул төбәктә яшәүче халыкларның этнографик һәм антропологик үзенчәлекләрен исәпкә алмыйча гына башкортка әйләндергәннәр булып чыга. Татарның күп кенә атаклы шәхесләре, шул исәптән татар морзалары нәселеннән чыккан, тумышы белән Әмәкәй янындагы Мәчти авылыннан чыккан мөфти Мөхәммәдъяр Солтанов, галим Ризаэтдин Фәхретдин, Татарстанның халык язучы Аяз ага Гыйләҗев һәм тагын бик күпләр башкорт кавеменнән икән бит (үзләре исән булса, ни әйтерләр иде икән)!
Бу фәнни хезмәттә татар теле турында да әйтелгән сүзләр бар. Мин аларны тәрҗемәсез генә (татарга тылмач кирәкми!) китерәм. “Татарский язык происходит из языка древних языков джагатай (чыгатай) и истяк (башкир)…” диелгән. Ул гына да түгел, китап авторлары урта гасырларда ук инде ислам дөньясында киң таралган “Кыйссаи Рабгузи”, “Бабур- намә”, “Әбел-Гази”, китапларының да “тач башкортча” икәнен “ачыклаганнар”. Бу мәсьәләдә ачыклык кертү өчен берничә җөмлә өстәргә кирәк. Рабгузи (Насретдин Борһанетдин улы Рабгузи) XIV гасырда Хорезмда яшәгән. Казый һәм шагыйрь. Әсәрләрен Хорезм төркиләре (үзбәк яисә каракалпак) телендә язган. “Кыйссаи-Рабгузи” китабы – пәйгамбәрләр турында кыйссалар.
Бабур (Заһир Әбетдин Мөхәммәт Бабур) 1480-1530 елларда яшәгән. Ул – Аксак Тимер токымыннан, Магуллар империясенә нигез салучы. Кансыз полководец. Әсәрләрен чыгатай һәм фарсы телләрендә язган.
Әбел-Гази (Әбел-Гази Баһадур Хан) 1603-1664 елларда яшәгән. Кодрәтле Шейбанилар династиясеннән Хива ханы. Табиб һәм тарихчы. Урта Азия халыкларының тарихына һәм медицинага кагылышлы “Төркиләр тарихы”, “Төркмәннәр шәҗәрәсе”, “Мәнәфигул инсан” (Кешеләргә файдалы киңәшләр) кебек әсәрләр иҗат иткән.
Күргәнебезчә, бу бөек шәхесләр әсәрләрен “тач башкортча” язу өчен башкорт даласына килеп, башкорт телен өйрәнеп йөрмәгәннәр. Башкорт китапларын укып өйрәнгәннәрдер дип тә фаразлап булмый. Мәгълүм ки, китап язар өчен алфавит кирәк. Ә башкорт алфавитын төзү XX гасыр башында гына башлана. Рус галиме А. Бессонов бастырып чыгарган әлифбада 41 хәреф булса, В. Катаринский 1908 елда башкортлар өчен төзегән әлифбада 39 хәреф була. Ә гарәп графикасы нигезендә төзелгән башкорт әдәби теленең беренче әлифбасын 1914-1926 елларда Уфада яшәгән татар шагыйрье Сәгыйть Рәмиев төзи.
Билгеле булганча, октябрь аенда илдә җанисәп уздырыла. Бу җәһәттән дә башкортлар бик актив эшлиләр. Чиләбе, Пермь, Курган якларын айкап йөриләр. Себер татарларына кадәр барып җитәләр. Хәтта Төмән-Тубыллардагы себер татарлары арасында башкорт оешмалары барлыкка килгән (“Мәдәни җомга” газетасы. 2020 ел, 13 март. “Татарларга Библия өләшәләр” мәкаләсе).
Менә шуларны укыгач, минем сабыр савытым тулып ташты, күптән әйтергә кыҗрап йөргән фикерләремне, теләк- тәкъдимнәремне кичекмәстән якташларым колагына җиткерү теләге туды. Ә нигә? Без – итагатьле, тыйнак, әмма мескен түгел! Безнең төбәктә дә төшеп калган кешеләр яшәмәгән! Безнең төбәктә дә исемнәре тарих битләрендә урын алган хөрмәтле шәхесләр, күкрәк кагып горурланырлык каһарманнар яшәгән! Аларны онытырга безнең хакыбыз юк!
Теләкәй-Сәит бунты
1681-1684 елларда Ык буенда купкан восстаниене суфилар шәехе Сәит Җәгъфәр белән Тамьян старшинасы Теләкәй батыр башлап җибәрә. Сәбәбе – диндар патша Алексей Михайловичның (кушаматы “Тишайший”) дәвамчасы Федор Алексеевичның 1681нче елның 16 маенда чыккан указында үз ихтыяры белән чукынганнарга алты ел “өлгетә” (льгота) бирергә, ә чукынмаганнарның булган бар мөлкәтен тартып алырга диелә.
Моңа кадәр дә татарларга, башкортларга карата кыерсытулар хәттин ашкан була. Алардан тартып алынган уңдырышлы җирләргә бояр крестьяннары күчеп утыра, чиркәүләр, монастырьлар төзелә. Авыл исемнәре переписьтә күрсәтелгәнчә калган булса кирәк. Бүгенге көндә дә Татар Чаллысы (Менделеевск районында), Казиле (Алабуга районында), Казлы куак (Минзәлә районында) кебек рус авыллары бар.
В о с с т а н и е җ и т ә к ч е л ә р е өммәттәшләрен указга буйсынмаска, шәригать кушканча яшәргә өнди. Алар, фикердәшләрен туплап, татар-башкорт җирендә төзелгән байтак кына монастырьларны җимерә, рус авылларына һөҗүм итә. Сәит Җәгъфәр Уфадан килгән воевода Коркодинов отряды белән бәрелештә яралана, әмма исән кала (История башкирских родов. 22 том. Баш күтәрүчеләр бигрәк тә 1682 елда уңышлы хәрәкәт итә: Минзәләне чолгап ала. Чаллыны, Биләрне кулга төшерә. Көнбатышта – Самарага, Уралда Көнгер, Исетка (хәзер Чиләбе) кадәр барып җитә. Тубылдан җибәрелгән регуляр армиянең ике меңлек гаскәре дә восстание ялкынын сүндерә алмый.
Баласыз Федор Алексеевичның вафатыннан соң, ике тәхеттә утырган (рус тарихында берара шундый әкәмәт тә булып ала) ике балигъ булмаган Иван һәм Петр исеменнән ил белән идарә иткән Софья аптырагач, “Көчләп чукындыру турында указ чыкмады. Татарлар белән марилар тараткан ялган сүз генә ул...” дигән хәбәр тараттыра. Әмма аңа карап кына көрәш тукталмый. Баш күтәрүчеләр әле 1684 елда да Уфаны алырга омтылып карый. Тик В. И. Лопатин кул астындагы дворяннар отряды аларның юлын кисә. Соңга таба башкортларның руслар ягына авышуы да тискәре йогынты ясый. Нәтиҗәдә восстание бастырыла. Җитәкчеләрен дарга асалар.
(Дәвамы бар).
Фәтхулла Абдуллин, язучы.
Түбән Кама.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев