Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Тавыш бетсә

Тавыш бәйләвечләрен ныгыту өчен күнегүләр тәкъдим итәбез. Аларның һәркайсын 10 мәртәбә кабатлагыз. 

Тавыш утыру яки бетү – ларингит билгесе, ягъни бу вакытта бугазның лайлалы ярысы ялкынсына. Андый очракта көнгә 2-3 мәртәбә тамак төбен йод һәм сода салынган су белән чайкатырга кирәк. Эремә ясау өчен ярты стакан җылы суга ярты чәй кашыгы сода һәм 2-3 тамчы йод салып болгаталар. Кайнаган сөткә тигез күләмдә минераль су салып эчү һәм ияктән күкрәккә кадәр муенга 2 минут массаж ясау да файдалы. 
Тавыш бәйләвечләрен ныгыту өчен күнегүләр тәкъдим итәбез. Аларның һәркайсын 10 мәртәбә кабатлагыз. 
 Аңкауны киң итеп ачып, тавышсыз гына “а”, “э”, “о” авазларын кабатлыйлар. 
 Авызны зур ачып исниләр. Болай эшләү тавыш аппаратының эшчәнлеген арттыра, баш миенә уңай тәэсир итә, стресстан арындыра. 
 Тиз-тиз генә “к”, “г” авазларын кабатлыйлар. Бу бугаз мускулларын ныгытырга булыша. Кайберәүләрнең тавышы нервлангач бетә. Мондый очракта киеренкелектән арынырга өйрәнергә кирәк. Урындыкка утыралар, күзләрне йомалар, аяк табанын идәнгә куялар. Бит мускулларын, казналыкларны киеренкелектән арындырып, эчтән генә “ы” авазын кабатлыйлар. Аннары мөмкин кадәр сузып “о” авазын әйтәләр. 
БЕЛЕП ТОРЫГЫЗ! 
Ларингит белән авырганда балтыр мускулларына гәрчич куялар яки аякларны гәрчичле кайнар ваннага тыгып утыралар. Болай эшләү тамак төбе шешкәндә бик файдалы.

Фото-Pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев