Тавыш бетеп интегәсезме?
Тавыш бәйләвечләрен ныгыту өчен күнегүләр тәкъдим итәбез. Аларның һәркайсын 10 мәртәбә кабатлагыз.
Һәркемгә дә килешмәскә мөмкин.
Алдан табиб белән киңәшегез!
Тавыш бәйләвечләрен ныгыту өчен күнегүләр тәкъдим итәбез. Аларның һәркайсын 10 мәртәбә кабатлагыз.
► Аңкауны киң итеп ачып, тавышсыз гына “а”, “э”, “о” авазларын кабатлыйлар.
► Авызны зур ачып исниләр. Болай эшләү тавыш аппаратының эшчәнлеген арттыра, баш миенә уңай тәэсир итә, стресстан арындыра.
► Тиз-тиз генә “к”, “г” авазларын кабатлыйлар. Бу бугаз мускулларын ныгытырга булыша. Кайберәүләрнең тавышы нервлангач бетә. Мондый очракта киеренкелектән арынырга өйрәнергә кирәк. Урындыкка утыралар, күзләрне йомалар, аяк табанын идәнгә куялар. Бит мускулларын, казналыкларны киеренкелектән арындырып, эчтән генә “ы” авазын кабатлыйлар. Аннары мөмкин кадәр сузып “о” авазын әйтәләр.
БЕЛЕП ТОРЫГЫЗ!
Ларингит белән авырганда балтыр мускулларына гәрчич куялар яки аякларны гәрчичле кайнар ваннага тыгып утыралар. Болай эшләү тамак төбе шешкәндә бик файдалы.
Фото - Pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев