Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

"Татмедиа" акционерлык җәмгыятеннән төп бүләк - телевизор Башкортстанга китте

"Язылган өчен телевизор" акциясе буенча бүләкләр уйнатылды, дип яза "Татар-информ".

Бүген "Татмедиа" акционерлык җәмгыятендә "Язылган өчен телевизор" акциясе буенча бүләкләр уйнатылды.

Искәртеп үтик, "ТАТМЕДИА" акционерлык җәмгыятенең чираттагы язылу кампаниясе тәмамлангач, "Татмедиа" редакцияләре тарафыннан чыгарылучы кимендә өч басмага язылган актив абунәчеләр арасында оешма бүләкләр уйната. Июнь азагында исә 2017 елның икенче яртыеллыгына язылу кампаниясе төгәллләнде.

Акционерлык җәмгыяте рус, татар, чуаш, удмурт телләрендә 98 газета һәм 15 журнал нәшер итә. Акция турында положение таләпләре нигезендә, Татарстанның 43 районыннан һәм Казаннан 161 заявка кабул ителгән. "Татмедиа" акционерлык җәмгыяте акциясендә Башкортстан һәм Удмуртиядән абунәчеләр традицион төстә актив катнаша. Бәйгедә катнашучылар 605 квитанция юллаган. Иң күп квитанцияләр "Мәгариф", "Гаилә һәм мәктәп", "Салават күпере", "Сөембикә", "Казан утлары" журналларына, "Шәһри Казан", Арча хәбәрләре", "Мәдәни җомга" газеталарына язылу турында.

"Татмедиа" АҖ генераль директоры урынбасары Әлфия Әдиятова бу бәйгенең 7 нче мәртәбә үткәрелүен билгеләп узды. "Без акциягә карата кызыксыну югалмавына шатбыз. Абунәчеләр алга таба да безнең укучыларыбыз булып калсын иде", - дип белдерде ул.

Награждение по итогам подписки Татмедиа

Бүләкнең иң кәттәсе - телевизор (диагонале - 32), кыйммәтле бүләкләр арасында өч цифрлы фотоаппарат, 15 юрган.

Чарада телевизор откан былтыргы җиңүче - Казан шәһәре Мәгариф идарәсе методисты Раиф Зиннәтуллин да бар иде. "Матбугатка күптәннән язылам, балачактан бу традиция сакланып килә. Мондый уенннарда катнашканым юк иде, күңел тартмагандырмы... Элекке елларда лотерея уеннары бар иде, соңгы елларда лотерея да алганым юк, конурсларда да катнашканым юк. Карточкамны кызык өчен генә җибәрдем, җиңүгә өметләнмәдем дә. Миңа җиңүем турында беренче булып "Мәгариф" журналыннан хәбәр иттеләр. Бүләк, әлбәттә, сөендерә, ләкин матбугатка даими язылучылар бүләк өчен генә катнашмый, алар үз басмаларына тугры калучылар", - дип билгеләп узды Раиф Зиннәтуллин.

Награждение по итогам подписки Татмедиа

Сарык йоныннан юрган ияләре: 119 номер - Люция Кыямова - Нурлат районы;

60 номер - Фирдәвес Мусин - Минзәлә районы;

128 номер - Фәния Солтанова - Балык Бистәсе;

11 номер - Алмаз Закиров - Кукмара;

153 номер - Рәмзия Рәхимова - Арча районы;

80 - Римма Әхмәтова - Мөслим;

125 - Нурания Галәветдинова - Нурлат районы;

120 - Наилә Латыйпова - Нурлат районы;

22 - Рушания Гыйльмегаянова - Әгерҗе;

132 - Гөлфия Габидуллина - Апас;

156 - Нәфисә Зиярова - Баулы;

81 - Александрова - Питрәч районы;

137 - Айрат Таҗиев - Арча районы;

111 - Ираида Кузьмина - Яшел Үзән;

13 - Шәфигулла Гарипов - Арча районы.

3 фотоаппарат:

44 номер - Кадрия Терентьева - Әгерҗе;

107 - Сирень Низамиева - Әлки;

Өченче фотоаппарат 150 нче номер иясе Казаннан композитор Рөстәм Сәрвәровка тәтеде. "Мин бу чара ничек үтә икән дигән кызыксыну белән килдем. Һәр татар гаиләсе кимендә өч татар газетасы-журналына язылырга тиештер инде ул. Язылыгыз үзебезнең татар газеталары-журналларына. Татар газета-журналы өйдә булса, балалар да татарча укырга өйрәнеп үсә, үзегез дә камилләшәсез", - дип өндәде Рөстәм Сәрвәров.

32 диагональле, Wi-Fi лы телевизор иясе исемен игълан итү өчен, былтыргы җиңүче Раиф Зиннәтуллин чакырылды. Ул барабанны әйләндереп, 83 нче номерлы карточканы тартып чыгарды. Шулай итеп, телевизор Башкортстаннан Илдус Фазлетдинов йортына китәчәк.

Бүләк уйнату нәтиҗәләренә карамастан, традиция буенча, Татарстанның һәр районында язылу буенча иң зур суммалы абунәчегә "Татмедиа"ның кызыксындыру бүләге тапшырыла. Казаннан Әнвәр Гыйниятуллин 10 га якын татар телле гәҗит яздыра, шуның өчесе - "Татмедиа"ныкы - "Шәһри Казан", "Мәдәни җомга", "Казанские ведомости". "Бәйгедә даими катнашып киләм. Мәктәп елларыннан ук татар гәҗитләрен укып барам. Татар телле гәҗитләрне яздыру буенча мин башкаларга үрнәк булырга телим", - ди ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мөслим сайты мослим сайты сайт муслюмовского района муслюмовское телевидение мөслим

Реклама
Реклама
2
X