Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанның экспортчылары товарларны транспортлау чыгымнарын дәүләт хисабына киметә ала

Үз товарларын чит илләргә сатучы Татарстан эшмәкәрләренә дәүләттән яңа төр ярдәм күрсәтелә

Алар товарларны Россия территориясе буенча транспортлауга тоткан чыгымнарының 80 процентка кадәрен кире кайтара ала. Әлеге проект «Кече һәм урта эшмәкәрлек» һәм «Халыкара кооперация һәм экспорт» илкүләм проектлары кысаларында Экспортка ярдәм итү үзәге тарафыннан тормышка ашырыла.

Финанслашуның суммасы – бер предприятие өчен 500 мең сумга кадәр тәшкил итә.

Финанс ярдәме транспортлауны оештыру, төяү һәм бушату, бер транспорттан икенчесенә төяү, сортларга аеру, берләштерү, бүлү, маркировкалау, паллетларга урнаштыру, товарларны яңадан каплау һәм төрү кебек эшләрне үз эченә ала.

Дәүләт ярдәме Татарстанның Кече һәм урта эшмәкәрләр реестрына кергән кече һәм урта эшмәкәрлек предприятиеләренә тәкъдим ителә. Төп таләп – продукцияне чит илдәге сатып алучыга транспортлау бурычы куелган экспорт килешүе төзелгән булырга тиеш.

Әлеге хезмәтне алу өчен МСП.РФ порталында гариза бирергә кирәк.

Экспортчыларга ярдәм күрсәтү мәсьәләләре буенча Экспортка ярдәм итү үзәгенә мөрәҗәгать итәргә була. Тел.: +7 (843) 222-90-60 (өстәмә 272 яки 279) яки +7 987 270-06-91.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев