Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанның җиде районында язгы кыр эшләре башланган

Азнакай, Алексеевск, Чүпрәле, Зәй, Мөслим, Сарман һәм Ютазы районнарында көзге культураларны тукландыралар.


(Казан, 12 апрель, «Татар-информ»). Татарстанның җиде районында язгы кыр эшләре башланды, дип хәбәр ителә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте.

Биредә сүз Азнакай, Алексеевск, Чүпрәле, Зәй, Мөслим, Сарман һәм Ютазы районнары хакында бара.

Хәзерге вакытта көзге культуралар - 4,8 мең, күпьеллык үләннәр 1,8 мең гектар мәйданда тукландырылган.

Мөслим районында «Намус» агрофирмасы» ҖЧҖ аграрийлары басуларга беренчеләрдән булып чыккан. Анда көзге культураларны 1,2 мең гектар мәйданда тукландырганнар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев