Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматлары буенча, 27 июльдә Татарстанның 14 районында урманнарда 4 нче класслы янгын куркынычы фаразлана. Бу хакта "Татар-информ" агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.
Югары янгын куркынычы Азнакай, Актаныш, Аксубай, Әлмәт, Баулы, Бөгелмә, Зәй, Лениногорск, Яңа Чишмә, Нурлат, Минзәлә, Чирмешән, Чистай һәм Ютазы районнарына яный.
Нет комментариев