Татарстанның бер авылында янгын чыккан ташландык йортта ир-ат мәете табылган
Яңалыклар

Татарстанның бер авылында янгын чыккан ташландык йортта ир-ат мәете табылган

Янгын 72 кв.метр мәйданга зыян китергән.

(Казан, 12 март, «Татар-информ», Полина Шевчук). Бүген төнлә республиканың Баулы районы Татар Кандызы авылында ташландык йортта янгын чыккан. Анда ир-ат мәете табылган.

Янгын сүндерүчеләр кеше яшәми торган йортны тулысынча янгын чорнап алуын ачыклаган. Бу хакта «Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Янган йортның хәрабәләрен тикшергәндә 61 яшьлек ир-атның мәете табылган.

Янгын 72 кв.метр мәйданга зыян китергән. Янгын чыгу сәбәпләрен тикшерәләр.

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев