Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстаннан Мароккога һәм Германиягә шикәр экспортлыйлар

«Агрокөч» акционерлык җәмгыяте ел дәвамында чит илләргә 12 мең тонна шикәр һәм 25 мең тонна чөгендер түбе озатачак.


( "Татар-информ"). «Агрокөч» АҖ Марокко һәм Германиягә, шулай ук Норвегиягә һәм Урта Азиянең башка илләренә шикәр һәм чөгендер түбе (жом) экспортлауны ачты. Ел дәвамында чит илләргә 12 мең тонна шикәр һәм 25 мең тонна чөгендер түбе озатылачак. Бу турыда Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Шикәр җитештерү юнәлешен үстерү холдинг өчен өстенлекле юнәлешләрнең берсе булып санала. Соңгы ике елда моңа 1 миллиард сумга якын инвестиция кертелде, 2021 елга кадәр тагын 2,2 миллиард сум үзләштерү планлаштырыла. Болар - яңа җайланмалар, сакчыл җитештерү өчен яңа технологияләр, яңа җитештерү системалары. 2017 елда холдинг предприятиеләренең шикәр чөгендере уңышы рекорд дәрәҗәсендә булды, үсеш 60 процентка җитте һәм бу тармакта иң югары уңыш. Шундый күрсәткечләр экспорт юнәлешен үстерү өчен ныклы нигез бирә, бу стратегияне без бүген актив үстерәбез. Яңа технологик процесслар, сыйфатлы орлык материалы, инновацион эшкәртү технологияләре кулланып, без чит ил базарына продукция чыгару күләмнәрен ай саен арттырып, киләчәктә бу юнәлештә Россиядә лидер булуны планлаштырабыз», - дип сөйләде «Агрокөч» АҖ генераль директоры Светлана Барсукова.

2017 елда холдинг агрофирмаларында шикәр чөгендере 34,6 мең га мәйданда чәчелгән иде. Тулаем җыеп алынган уңыш 1,5 млн. тоннадан артык булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев