Татарстанлыларны Россия көне уңаеннан озын яллар көтә
Яңалыклар

Татарстанлыларны Россия көне уңаеннан озын яллар көтә

Республика халкы 12 июньнән 14 июньгә кадәр ял итәчәк

Июньдә атнасына биш көнлек график белән эшләүче Татарстанлыларны Россия көнен бәйрәм итү уңаеннан өч көнлек яллар көтә.

Республика халкы 12 июньнән 14 июньгә кадәр ял итәчәк. Бәйрәм алдындагы эш көне — 11 июнь (пәнҗешәмбе) бер сәгатькә кыскартылачак.

Июньдәге калган ял көннәре гадәттәгечә шимбә һәм якшәмбегә — 6-7, 20-21 һәм 27-28 июньгә туры килә.

Фото: © Салават Камалетдинов, «Татар-информ»

 

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев