Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанлылар Яңа елга азрак тере чыршылар сатып ала башлады

Татарстанда Яңа елга 10 меңгә якын чыршы үстерелгән. Бер ел элек бәйрәмгә 2 меңнән артык агач утыртылды. Бу хакта ТР Урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов сөйләде.

"Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, узган ел белән чагыштырганда, яңа ел бәйрәмнәренә чыршылар һәм башка ылыслы токымнар 2019 елга караганда 21% ка кимрәк һәм 2018 елга караганда 33% ка кимрәк сатылган", — дип билгеләп үтте әңгәмәдәш.

ТР Урман хуҗалыгы министрлыгында ихтыяҗ кимү кешеләрнең ясалма чыршыларга күчүенә бәйле, дип фаразлаганнар.

Чыршы сатып алу өчен урманчылыкка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Агачны кисәләр һәм заказчыга тапшыралар.

Чыршы сатканда хосусый сатучының гамәлдәге законнар нигезендә төзелгән сату-алу килешүе күчермәсе һәм товар накладное булырга тиеш. Әгәр товар Россия Федерациясенең башка төбәкләреннән кертелгән булса-карантин сертификаты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев