Татарстанга март суыкларыннан соң +3 градуска кадәр кискен җылыту киләчәк
Россия Гидрометцентры беренче яз аеның башында Татарстанда көчле суыклардан соң кискен җылытуны фаразлый
Һава торышы фаразыннан күренгәнчә, киләсе атна башында, 11 март, чәршәмбе көнне төнлә -23 градуска кадәр суыклардан соң, термометр баганалары кискен +2 градуска күтәреләчәк.
12 март, пәнҗешәмбе көнне тагын да җылырак һава торышы фаразлана: +3 градуска кадәр. Шул ук вакытта төнлә дә температура +1 градустан түбән төшмәячәк.
Фото – Татар-информ
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев