Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Яңалыклар

Татарстандагы юлларның 65,4 проценты норматив таләпләргә туры килә

Узган ел белән чагыштырганда Татарстан дүрт позициягә төште. Шул ук вакытта стандартларга туры килә торган юллар өлеше бер ел эчендә 0,2 процентка арткан

Татарстанда автомобиль юлларының 65,4 проценты норматив таләпләргә туры килә. РИА Новости тикшеренүе нигезендә, төбәк әлеге күрсәткеч буенча рейтингта 22 нче урынны алган.

Узган ел белән чагыштырганда Татарстан дүрт позициягә төште. Шул ук вакытта стандартларга туры килә торган юллар өлеше бер ел эчендә 0,2 процентка арткан.

Республикада 1 мең квадрат километрга 484 км каты өслекле автомобиль юлы туры килә, ә бер ел элек бу күрсәткеч 476 км дәрәҗәсендә иде.

Рейтинг лидеры булып Мәскәү кала, анда барлык юллар норматив таләпләргә туры килә (100 процент). Иң яхшы төбәкләр бишлегенә шулай ук Ханты-Манси автономияле округы (89,4 процент), Чиләбе өлкәсе (84,2 процент), Ингушетия Республикасы (83,6 процент) һәм Краснодар крае (82,3 процент) кергән.

Юллар сыйфаты буенча иң начар күрсәткечләр Архангельск (16,9 процент), Киров (27,9 процент), Волгоград (28,9 процент) һәм Амур (33,9 процент) өлкәләрендә теркәлгән. Шул ук вакытта тикшеренүдә Россиянең дүрт яңа төбәгендәге юллар исәпкә алынмаган.

Фото – «Татар-информ» архивыннан 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев