Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанда «Хезмәт җитештерүчәнлеге» илкүләм проектында якынча 250 предприятие катнашты

Илкүләм проектта катнашкан предприятиеләрнең 4 509 хезмәткәре һәм төбәк хакимият органнары вәкилләре хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру инструментларын файдалану буенча укулар узды.

Проектта катнашкан предприятиеләрнең 241 вәкиле «2021-2023 елларда җитештерүчәнлекнең лидерлары» идарәче кадрларны укыту программасын үтте. Әлеге мәгълүматларны ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы хәбәр итте.

Министрлыкта искәртүләренчә, предприятиеләргә хезмәт җитештерүчәнлеге өлкәсендә төбәк компетенцияләр үзәге Татарстанда предприятиеләргә адреслы ярдәм күрсәтә. Әлеге компетенцияләр үзәге ТР Энергия ресурсларының нәтиҗәле технологияләре үзәге базасында оештырылган һәм ул даими рәвештә илнең иң яхшы төбәк компетенцияләр үзәге бишлегенә керә. 2023 ел нәтиҗәләре буенча бу компетенцияләр үзәге төбәк компетенцияләр үзәкләре рейтингында дүртенче урынны били. Компетенцияләр үзәге базасында практик тренинглар үткәрү өчен «Җитештерү процесслары фабрикасы» һәм «Офис процесслары фабрикасы» оештырылган. Фабрикаларда 2,1 меңнән артык кеше тренинг узган.

Мәгълүм булганча, 2023 елның июлендә Татарстан, Россия Федерациясе субъектлары арасында РФ Икътисади үсеш министрлыгы төзи торган хезмәт җитештерүчәнлеге рейтингында лидер төбәк буларак, «Җитештерүчәнлек 360» V федераль форумын уздыру урыны булды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев