Татарстанда вакыты чыккан даруларны җыялар
Яңалыклар

Татарстанда вакыты чыккан даруларны җыялар

«Куркынычсыз дарулар» проектын Самара «ЭКИТ» АКО президент грантлары фонды ярдәмендә тормышка ашыра

Татарстанның өч шәһәрендә - Казан, Яр Чаллы һәм Түбән Камада - вакыты чыккан даруларны җыю пунктлары эшли башлады. «Куркынычсыз дарулар» проектын Самара «ЭКИТ» АКО президент грантлары фонды ярдәмендә тормышка ашыра.

Таблеткалар, капсулалар, мазлар һәм җыемнар алга таба утильләштерү өчен кабул ителә. Шприцлар, катетерлар, бинтлар, битлекләр, градусниклар һәм терекөмешле лампалар кабул ителми.

Кабул итү пунктлары түбәндәгеләр урнашкан: Казанда - Совет, Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары администрацияләрендә, Иҗтимагый палатада, Яшьләр министрлыгында, «МЕГА» сәүдә үзәгендә, Органик химия институтында.

Яр Чаллыда - “МедЦентр” хәйрия фондында.

Түбән Камада - политехник колледжда һәм "Метро"да.

Чыганак:казанкп
Фото – Татар-информ

 

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев