Татарстанда үзәкләштерелгән ашыгыч ярдәм диспетчерлык хезмәтен төзү тәмамланды
103кә шалтырату Бердәм контакт-үзәктә кабул ителә, дип хәбәр итә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы, дип яза “Татар-информ”
Ашыгыч ярдәмгә бушлай 103 номеры буенча шалтыратырга мөмкин. Берничә хезмәт ярдәме кирәк булса, бердәм 112 номеры буенча хәбәргә чыгарга була. Шунысын әйтергә кирәк, 03 хәзер эшләми. 103 кә шалтыратканда шалтыратуның сәбәбен, авыруның яки зыян күрүченең фамилиясе, исеме билгеле булмаса, шалтыратучының үз исем-фамилиясен әйтергә мөмкин. Авыруның җенесе һәм якынча яше турында да әйтергә онытмаска кирәк. Әгәр фельдшер «Сезнең чакыру кабул ителде» дип җавап бирсә, чакыруны кабул итү вакытын әйтсә һәм адресын кабатласа, чакыру кабул ителгән дип санала.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев