Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанда төнге һава температурасы 14 градуска кадәр түбән төшә

Алдагы көннәрдә республикада җепшек кар явуы көтелә, дип яза "Татар-информ". Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсеннән алынган мәгълүматлар буенча, төннәрен чагыштырмача салкын һава торышы атна башында да саклана әле. 13 мартта республикада аязучан болытлы һава, явым төшемнәр көтелми. Көньяк-көнбатыштан уртача җил. Төнлә минималь һава температурасы -4 тән -9 градуска...

Алдагы көннәрдә республикада җепшек кар явуы көтелә, дип яза "Татар-информ". Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсеннән алынган мәгълүматлар буенча, төннәрен чагыштырмача салкын һава торышы атна башында да саклана әле. 13 мартта республикада аязучан болытлы һава, явым төшемнәр көтелми. Көньяк-көнбатыштан уртача җил. Төнлә минималь һава температурасы -4 тән -9 градуска кадәр, көнчыгыш районнарда -14 градуска кадәр булачак. Көндез максималь температура 3 градус салкыннан 2 градуска кадәр җылыта, дип фаразлана. Юлларда бозлавык сакланачак. 14 мартта шулай ук аязучан болытлы һава, урыны белән кар һәм җепшек кар яварга мөмкин. Көньяк-көнбатыштан уртача тизлектә җил исә. Төнлә минималь температура -3тән -8 градуска кадәр, көнчыгыш районнарда -12 градуска кадәр, көндез максималь температура -3тән 2 градуска кадәр булыр дип көтелә. Юлларда шулай ук бозлавык сакланачак, игътибарлырак булыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев