Татарстанда тәүлек эчендә коронавирус йоктыруның 84 очрагы расланган
Барлыгы Татарстанда 1173 кеше дәваланган, шуларның 65е узган тәүлектә.
Татарстанда тәүлек эчендә коронавирус йоктыруның 84 очрагы расланган.
18 кеше хастаханәгә салынган, 66 кеше өйдә дәвалана (аларда җиңел яки симптомсыз формасы бар).
Яшьләре буенча авыручыларның күбесе 30дан 50 яшькә кадәрге кешеләр (35 кеше).
Республика шәһәрләре һәм районнары буенча Казанда –60, Яшел Үзәндә- 6, Лаеш районында -3 очрак теркәлгән. Яр Чаллыда, Буа, Биектау, Тукай районында икешәр, Апас, Чүпрәле, Түбән Кама, Нурлат, Питрәч, Саба, Спас районнарында берешәр очрак теркәлгән.
Барлыгы 17 майга Татарстанда 2232 COVID-19 белән авыру очрагы теркәлгән.
Барлыгы Татарстанда 1173 кеше дәваланган, шуларның 65е узган тәүлектә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев