Татарстанда тагын 11 кеше коронавирус корбаны булган
Үлем сәбәпләре патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә ачыкланган.
Татарстанда тагын 11 кеше коронавирустан үлгән. Шулай итеп, 1949, 1955, 1933, 1944, 1971, 1949 елларда туган алты хатын-кыз һәм 1965, 1956, 1941, 1963, 1959 елларда туган биш ир-ат ковид корбаны булган.
«Үлем сәбәпләре патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә ачыкланган. Вирус идентификацияләнгән», диелгән Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәрендә.
4 ноябрьгә булган мәгълүмат буенча, республикада Covid-19 инфекциясеннән 1030 очрак теркәлгән. Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/incident/05-11-2021/tatarstanda-tagyn-11-keshe-koronavirus-korbany-bulgan-5842526
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев