Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанда сайлаучыларның 54,86 проценты тавыш биргән

Әтнә, Апас, Кайбыч районнары алда.

Бүген 15 сәгать 30 минутка алынган мәгълүмат буенча, Татарстанда РФ ФҖның VII чакырылыш Дәүләт Думасына депутатлар сайлауда тавыш бирергә хокуклыларның 54,86 проценты гражданлык хокукыннан файдаланган - бу 1 млн 577мең 882 кеше тавыш биргән дигән сүз.

ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллин әлеге комиссиянең Бердәм мәгълүмат үзәгендә шулай дип игълан итте. Иң күп сайлаучылар килгән муниципаль районнар - Әтнә, Апас, Кайбыч. Аерым алганда, Әтнә районында 92,91 процент, Апаста 92,62 процент, Кайбыч төбәгендә 91,13 процент сайлаучы тавыш биргән. Әгъзам Гобәйдуллин сүзләренчә, Аксубай районында 89 процент тавыш биргәннәр, Әлки, Лениногорск, Мамадыш, Яңа Чишмә, Саба, Чирмешән районнарында - 70 проценттан артыгы.

Былтыр Президент сайлауларына 15.00 сәгатькә 57,7 процент сайлаучы тавыш биргән иде, дип билгеләп үтте ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев