Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Яңалыклар

Татарстанда сайлау турындагы законнарга үзгәрешләр кертелде

Татарстан Дәүләт Советы депутатлары парламентның 15нче утырышында республиканың сайлау турындагы законнарына үзгәрешләр кертте

Шул хактагы закон проекты ТР Сайлау кодексын Федераль законга тәңгәлләштерүгә юнәлдерелгән.

«Закон буенча Россия төбәкләрендә электрон тавыш бирү үткәрелергә мөмкин. Канун проекты нигезендә, электрон тавыш бирүне уздырганда сайлаучыларга кәгазь бюллетеньнәр кулланып тавыш бирү мөмкинлеге тәэмин ителергә тиеш», - диде ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев, закон проектын тәкъдим итеп.

Моннан тыш, ТР Дәүләт Советы, муниципаль берәмлекнең вәкиллекле органы депутатларын өстәмә сайлау парламентка һәм муниципалитетка төп сайлаулар уздырыла торган ел алдыннан билгеләнмәячәк һәм уздырылмаячак. «Депутат вәкаләтләрен вакытыннан алда туктату нәтиҗәсендә күрсәтелгән органнарның хокуксыз составта калу очраклары искәрмә булачак», - дип билгеләп үтте Кондратьев.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев