Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Яңалыклар

Татарстанда республиканың барлык китапханәләре өчен бердәм китап уку билеты барлыкка киләчәк

Яңа система китап укучылар өчен китаплар алу һәм кире кайтаруны уңайлырак итәргә мөмкинлек бирәчәк.

Татарстанда китапларны китапханәгә уңайлы итеп кайтару өчен бердәм китап уку билеты системасын эшләячәкләр. Бу хакта ТР Милли китапханәсе директоры Мәдинә Тимерҗанова сөйләде. 
«Бу [китапларны уңайлы кайтару системасы) тулысынча эшләтеп җибәрү өчен, бөтен республика өчен бердәм китап уку билетлары ясарга кирәк", - дип билгеләп үтте ул. 
Хәзер проект офисын төзү тәмамланып килә, ул системаны эшләү белән шөгыльләнәчәк. Ул Милли китапханә составына кергән методик бүлек базасында барлыкка киләчәк. 
«Бердәм булырга тиешле куллану кагыйдәләрен туры китерергә кирәк. Шулай ук безгә китаплар китерүне ничек тәэмин итү турында уйларга кирәк булачак. Бу идея бик шәп, чөнки барлык китап һәм китапханәләргә тигез үтеп керү мөмкинлеге булачак", - дип уртаклашты ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев