Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанда пилотсыз очу аппаратларын файдаланган өчен штраф керттеләр

Татарстанда база әзерлеге режимы гамәлдә булган вакытта пилотсыз очу аппаратларын файдаланган өчен штраф керттеләр. Депутатлар алтынчы чакырылыш Дәүләт Советының 45нче утырышында ТР Административ хокук бозулар кодексына шул хактагы үзгәрешләрне бертавыштан хуплады.

Татарстанда база әзерлеге режимы 2022 елның октябрендә кертелде. Шуннан соң ноябрь аенда республика җитәкчесе Рөстәм Миңнеханов пилотсыз һава судноларын файдалануны тыйды, дип искәртте ул.

Әйтик, дроннардан файдаланган өчен гражданнарны – 1-4 мең, вазифаи затларны – 15-40 мең, юридик затларны 200-300 мең сум күләмендә штрафка тартачаклар. Законны кабат бозган очракта штрафның күләме гражданнарга – 5 мең, вазифаи затларга – 50 меңгә, оешмаларга 500 мең сумга кадәр тәшкил итәргә мөмкин.

Фото "Татар-информ" архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев