Татарстанда никахлашулар саны 1,7%ка арткан
Бу хакта ТР Министрлар Кабинетының ЗАГС идарәсе башлыгы Эльвира Әхмәтова хәбәр итте
«Моны без соңгы өч елда беренче мәртәбә билгеләп үтәбез», - дип искәртте ул.
Әхмәтова билгеләп үткәнчә, бүгенге көндә яшьләрнең күпчелеге карьера үсеше, финанс тотрыклылыгы, белем алу, сәяхәт итү, үз-үзеңне эзләүне беренче планга куя. Һәм бу өстенлекләр исемлегендә гаилә беренче урында түгел.
«Дәүләтнең мөһим бурычы - яшьләрне никахка һәм бала табуга стимуллаштыра торган чаралар комплексын эшләү һәм гамәлгә кертү. Республикада бүген югары уку йортларында студентларга финанс ярдәме күрсәтүнең төрле практикалары (гаилә корудан алып бала туганчыга кадәр) гамәлгә ашырыла», – диде Әхмәтова.
Моннан тыш, Татарстан Республикасы Рәисе ярдәме белән «Яшь гаиләләргә грантлар» проекты гамәлгә ашырыла башлады. Узган ел булачак гаиләләргә туй үткәрү өчен 100 мең сум күләмендә 80 грант бирелгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев