Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Яңалыклар

Татарстанда мигрантларга таксист һәм каравылчы булып эшләү тыелуы озайтылды

Указны ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов имзалады

Татарстанда, 2025 ел ахырында кертелгән, патент нигезендә эшләүче чит ил гражданнарын аерым икътисади эшчәнлек төрләренә эшкә алу тыелуы киләсе, 2026 елга кадәр озайтылды. Указны ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов имзалады.

Сүз тиешле гомумроссия классификаторында (ОКВЭД) күрсәтелгән ун икътисади эшчәнлек төре турында бара.

Аерым алганда, республика территориясендә киләсе ел ахырына кадәр чит ил гражданнары куркынычлы йөкләрне ташый алмаячак, җиңел автомобильле таксиларны һәм шоферы белән бергә арендаланган автомобильләрне йөртә алмаячак, финанс хезмәтләре күрсәтү (иминиятләштерү һәм пенсия тәэминаты хезмәтләреннән тыш) белән шөгыльләнә алмаячак.

Мигрантлар өчен шулай ук иминиятләштерү, кабат иминиятләштерү, дәүләтнеке булмаган пенсия фондларының эшчәнлеге (мәҗбүри социаль тәэминаттан тыш), финанс хезмәтләрендә һәм иминиятләштерүдә ярдәмчел эшчәнлек, хокук һәм бухгалтер исәбе өлкәсендә эшләү кебек өлкәләр ябык калачак.

Моннан тыш, чит ил гражданнары ветеринариядә, сакчы булып (шул исәптән шәхси сакчылар), уеннарны оештыру һәм үткәрү, бәя кую, лотереяларны оештыру һәм үткәрү, шулай ук компьютерларны, шәхси куллану һәм хуҗалык-көнкүреш әйберләрен ремонтлау белән шөгыльләнә алмаячак.



 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев