Татарстанда коронавирустан тагын өч үлем очрагы теркәлгән
Пандемия вакытында республикада 458 үлем очрагы теркәлгән.
Татарстанда тагын өч кеше коронавирус инфекциясе корбаны булган. Шулай итеп, пандемия вакытында республикада 458 үлем очрагы теркәлгән.
«1947 елда һәм 1949 елда туган ир-атлар, шулай ук 1936 елда туган хатын-кыз үлгән. Үлем сәбәпләре патолого-анатомик экспертиза нәтиҗәсендә ачыкланган», — дип хәбәр иттеләр Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәтендә.
Узган тәүлектә Татарстанда яшәүче 38 кешедә коронавирус ачыкланган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев